2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада медальләре җыелмасы ТР Милли музеена тапшырылды

Татарстанның берьюлы ике музееның коллекцияләре Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары тарихыннан эксклюзив экспонатлар белән тулыландырылды. Дөньяның 160 иленнән килгән спортчылар өчен иң зур кыйммәтләрдән булган медальләрнең тулы комплекты хәзер Казан Универсиадасына багышланган күргәзмәләрдә төп урыннарның берсен биләячәк. Экспонатларны тапшыру тантанасы Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм ТР Спорт музеенда узды. Аларда “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары — аппарат җитәкчесе Лариса Сулима катнашты.

Big_dsc_1077

 “Әлеге әйберләрнең барысы да музей кунаклары, республика халкы  күрерлек, карарлык булырга тиеш. Чөнки алар тарихта иң яхшысы булган һәм нәкъ менә Казанда үткән Бөтендөнья студентлар Уеннары мирасының безнең өчен бик мөһим булган бер өлешен тәшкил итәләр. Милли музей Татарстанның иң әһәмиятле күргәзмә мәйданы булып тора, ул кунакларны әлеге кунакчыл төбәгебезнең тарихы, мәдәнияте һәм борынгы гореф-гадәтләре белән таныштыра. Ә Универсиада тарих инде ул. Без аны сагынып искә алабыз һәм аның хәтеребездә мәңгегә уелып калуын телибез. Хәзер исә искә төшерү, тәҗрибә уртаклашу һәм Уеннарның ничек оештырылуы турында сөйләү безнең өчен бик рәхәт кенә. Без үз белемнәребезне киләчәк буыннарга тапшырырбыз”, — дип билгеләп китте Kazan2013.ru порталына биргән интервьюда Лариса Сулима.  

Big_dsc_1097

Шунысын да искә алып үтик, музей кунаклары игътибарына Универсиаданың Оештыру комитеты вәкилләренең кием җыелмасы да тәкъдим ителәчәк. Бу җыелмага Уеннардагы судьялар, волонтерлар һәм хезмәткәрләрнең киемнәре керде. Күргәзмә басма продукция белән — шәһәребез һәм гомумән республикабыз турында, Уеннарның мәдәни һәм спорт программасы турында буклетлар һәм белешмәләр белән дә баетылды. Универсиада көннәренең якты бизәгенә әверелгән видеофильмнар да якын киләчәктә  музейларга тапшырылачак.

“Бүген коллекцияне шулай баету — безнең өчен тагын бер шәп бүләк. Милли музей “Мәдәни Универсиада” проектында актив катнашты, хәзер исә барлык узган вакыйгаларны документлаштыру белән мәшгуль. Безгә экспонатлар бик кирәк. Алар шәһәребез, төбәгебез, бөтен илебез өчен уртак зур тарихның бер өлеше”, — дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры вазыйфаларын башкаручы, музей мәгълүмати системаларына теркәү һәм саклау буенча хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Бугрова. 

Big_dsc_1129

2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары белән бәйле экспонатларның хәзерге вакытта Татарстан музейларында гына сакланмавын да билгеләп үтү урынлы. Алар Универсиаданың партнер вузларындагы музейларда да тәкъдим ителгән:  Россиянең төрле шәһәрләрендәге атлетлар — Уеннарда медальләр яулаган спортчылар ярышларда алган бүләкләрен музей коллекцияләренә тапшырганнар инде.

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Gwn3onx5kg
Комплекты медалей Универсиады переданы в музеи Татарстана