2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелма командасы Казанда яшүсмерләр арасында Евро-2014 сайлап алу ярышларының беренче матчында җиңү яулады

Казанда 19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышлары дәвам итә.

Big_egor3157

Россия – Мальта – 4:0 (3:0)

Голлар: 1:0 – Мартусевич, 4, 2:0 – Давыдов, 18, 3:0 – Давыдов, 45, 4:0 – Ефремов, 78.

РОССИЯ: Лобанцев, Караваев, Ребенко (к), Каляшин, Мастерной, Моргунов, Давыдов (Белоус, 89), Корян (Ящук, 75), Ефремов, Мартусевич (Миранчук, 62), Карпов.

МАЛЬТА: Шранц, Табоне Десира, Четкути, Фава, Микаллеф, Чезаре, Цаммит (Цаммит, 63), Дебоно (Спайтери, 60), Маккей, Кремона, Дегабриэле (Кумбо, 89).

Командаларның урыннары: Россия – 3 (1), Украина – 3 (1), Эстония – 0 (1), Мальта – 0 (1).

Матчтан соң Россия һәм Мальта җыелма командаларының баш тренерлары Дмитрий Ульянов һәм Сильвио Велла журналистлар өчен комментарийлар бирделәр.

«Беренче уен нормаль узды. Дүртлелек. Тиз гол булды, шуннан соң бездә өстенлек барлыкка килде. Аннары барысы да без уйлаганча барды. Ләкин тиешенчә килеп чыкмаган урыннар да булды», — диде Ульянов.

Big_egor2998

«Без матчның авыр булачагын белә идек, чөнки россиялеләр үзләрендә уйный. Кызганычка, без берничә хата җибәреп, уенга куйган планны үти алмадык. Икенче тайм яхшырак узды, ләкин беренче таймдагы кебек үк бик урынсыз гол керттердек. Егетләр тырышты, үзләрен аямады, тик безгә әле үсәргә һәм чираттагы матчны башкача уздырырга кирәк. Казанлыларны яхшы стадион белән котлый алам, безгә уен кыры ошады. Дөрес, бераз суыграк иде. Хәзер Мальтада 20 градус җылы, ә сездәге кебек һава торышы бездә февраль аенда гына», — дип белдерде Велла.

Сайлап алу раундының икенче туры «Рубин» стадионында 12 октябрьдә узачак. Россия җыелма командасы — Эстония, ә украиннар Мальта командасы белән уйнаячак.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты