2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда 25 метр арага йөзү буенча Россия Чемпионаты башланды

Бүген Казандагы Су спорт төрләре сараенда 25 метр дистанциягә йөзү буенча Россия Чемпионаты башланды. Ачылу тантанасы алдыннан матбугат конференциясе узды — анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA бюросы әгъзасы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников, Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Виктор Авдиенко, йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Анатолий Журавлев катнашты.

Big_0003

“Без бүген Россия җыелма командасының әйдәп баручы спортчылары килгән чемпионатны башлап җибәрәбез. 5 көндә 40 комплект бүләк үз иясен табачак”, — дип хәбәр итте Хәлил Шәйхетдинов. Ул шулай ук әлеге спортны үстерү һәм бассейннар төзү сәбәпле, Татарстанда йөзүгә карата кызыксыну артуын да билгеләп үтте. Су спорт төрләре сарае мәйданнарында бүген инде 4 меңгә якын спортчы шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, бу ярышларда Татарстан данын 19 йөзү остасы яклаячак.

“Су спорт төрләре сарае бассейны Россиядә үзен әйдәп баручы, алдынгы ярыш мәйданы буларак танытты. Без Россия Чемпионатында югары тизлекләр күрсәтергә ниятлибез. Җәйге сезон безнең өчен бик авыр булды, тик шулай да спортчыларыбыз бик шәп нәтиҗәләр күрсәтте. Бүгенге ярышларга килгәндә исә, кыска сулыктагы ярышлар өчен команданы ахыргача сайлап бетерәсебез бар әле”, — дип сөйләде журналистларга Владимир Сальников. Аның сүзләренчә, Чемпионатта Россиянең 57 төбәгеннән 431 спортчы катнаша.

Big_0002

“Узган сезон дәвамында без Казанда күп тапкыр старт алдык. Без Универсиадада уңышлы чыгыш ясавыбыз белән горурланабыз. Яшүсмерләр командасы хәзер чыннан да бик шәп тәэсир калдыра, һәм бүген без Россия җыелма командасыннан барысын да, шул исәптән иң югары нәтиҗәләрне дә көтәргә була дип әйтәбез. Бик якын киләчәктә тагын да, тагын да алгарышта булырбыз дип өметләнәбез. Ә Казанда исә без үзебезне өебездә кебек хис итәбез, монда килүбезгә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүебезгә шатбыз”, — дип билгеләде Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Виктор Авдиенко.

Искә төшереп китик, 25 метрлык суда йөзү буенча Россия Чемпионатына 50 судья хезмәт күрсәтә, шул исәптән Татарстаннан 15 хөкемдар. Әлеге Чемпионат Европа Чемпионатында (Ул 12-15 декабрьдә Хернингта (Дания) узачак) катнашу өчен сайлап алу ярышлары булып тора.

Big_0001

5 көн дәвамында Россиянең иң көчле спортчылары 40 бүләк комплекты өчен көч сынашачак. Бәйгеләр нәтиҗәсендә ярышларның иң яхшы спортчылары билгеләнәчәк, бу очракта FINAның очколар таблицасы буенча күрсәткән иң югары результатлар исәпкә алыначак. Командалар беренчелеге исә бу команда әгъзаларының шәхси ярыш программаларында һәм эстафеталарда яулаган медальләр саны буенча ачыкланачак.

Казанга килгән спортчылар арасында — илебезнең җыелма командасының әйдәп баручы спортчылары: 2012 елгы Олимпия уеннарында призлы урын яулаган Евгений Лагунов, Андрей Гречин һәм Сергей Фесиков, 2013 елгы дөнья чемпионатында призлы урын алган Вероника Попова, Светлана Чимрова, Дарья Устинова һәм Анна Белоусова, ике тапкыр европа чемпионы Анастасия Чаун, кыска сулыкта йөзү буенча 2012 елгы дөнья чемпионатында призлы урын яулаган Вячеслав Синькевич һәм Россиянең башка күп кенә көчле йөзү осталары.

Татарстан Республикасы өчен чемпионатта 19 спортчы чыгыш ясаячак, алар арасында халыкара спорт мастеры, дөнья чемпионатының көмеш медаль, Европа чемпионатының бронза медаль иясе, Казандагы Универсиада җиңүчесе — Яна Мартынова.

Казан ѳчен бу беренчелек асылда Россиянең спорт башкаласы 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр кабул итәчәк Су спорт тѳрләре буенча дѳнья чемпионаты алдыннан уздырыла торган сынау ярышы булачак. Кыска сулыкта йѳзү буенча Россия чемпионаты XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың мѳһим объектларыннан берсе — Су спорт тѳрләре сарае базасында үтәчәк. Бу Сарай илебездә иң зур каплаулы спорт корылмаларының берсе булып тора. Аның гомуми мәйданы 44000 кв.м тәшкил итә, 3500 тамашачы сыйдырышлы корылма. Казанда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында тѳзелгән әлеге уникаль спорт комплексы 2013 елның март ае ахырында кулланышка тапшырылган иде. Инде бер ай узуга ук монда беренче ярышлар үтте — башта Суга сикерү буенча Россия беренчелеге (11-17 апрель), аннары — Йѳзү буенча Россия кубогы финалы (16-22 апрель) һәм Синхрон йѳзү буенча Россия чемпионаты (23-27 апрель). Бу корылма FINA таләпләренә ярашлы рәвештә проектланган һәм тѳзелгән, хәрәкәт мѳмкинлекләре чикләнгән халык тѳркемнәре ѳчен тулысынча җайлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтү мѳһим, хезмәтенең беренче кѳннәреннән үк ул Россиянең иң яхшы йѳзүчеләре тарафыннан бик уңай бәяләнде һәм аларда соклану хисләре уятты. Шунысын да искә алып китү урынлы, данлыклы спортчы Юлия Ефимова Казан Универсиадасында — Су спорт тѳрләре сараенда яулаган җиңүеннән соң, Барселонада узган ярышларда ике алтын медаль алып, дѳнья чемпионы исемен яулады.

Россия Чемпионатында «Казан 2013» командасыннан 40 волонтер катнаша, алар махсус сайлап алынган һәм укытылган. 5 кѳн дәвамында волонтерлар оештыру комитетына берничә юнәлештә ярдәм күрсәтәчәк: «Спорт мәйданчыгы» функциясендәге волонтерларга (болар — шушы юнәлештәге спорт мәктәпләре укучылары) судьялар һәм спортчыларга булышырга туры киләчәк; бүләкләү тѳркеме волонтерлары җиңүчеләрне бүләкләү тантаналарын уздырырга булышачак; «Тамашачылар белән эшләү» юнәлешендәге волонтерлар объектларда тамашачыларга уңайлы һәм кызыклы булсын ѳчен хезмәт куячак.

Категориясенә бәйле рәвештә билетлар 30 сумнан 50 сумга кадәр тора. Тамашачыларга билетларны билет операторының сайты — www.bileton.ru аша онлайн режимда да, «Билетон» челтәренең түбәндәге адреслар буенча урнашкан шәһәр кассаларында да сатып алу мѳмкинлеге биреләчәк:

1. «Тандем» сәүдә үзәгендәге касса, Ибраһимов пр., 56а 

2. «Бәхетле» сәүдә үзәгендәге касса, Ямашев пр., 71а;

3. «Сафари Клуб»тагы касса («Савиново» сәүдә комплексы), Ямашев пр.;

4. «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге кассалар, Ямашев пр., 46/33;

5. «Бәхетле» сәүдә үзәгендәге касса, Оренбург тракты;

6. Межлаук ур., 13 нче йорттагы касса (Колхоз базары);

7. «Франт» сәүдә үзәгендәге касса, Фучик ур., 90;

8. «ГУМ» сәүдә үзәгендәге касса, Пушкин ур., 11;

9. «Кольцо» сәүдә үзәгендәге касса, Петербург ур., 1;

10. «Южный» сәүдә үзәгендәге касса, Җиңү пр., 91;

11. «Бәхетле» сәүдә үзәгендәге касса, Ленинград ур., 27.

Билетларны сатып алу һәм файдалану белән бәйле теләсә нинди сорауларны 8 (843) 5-100-400 телефоны аша элемтә үзәге белгечләренә юлларга мѳмкин.

16 ноябрьдә тѳбәкләрдәге йѳзү федерацияләре президентлары киңәшмәсе булачак. Бу киңәшмәдә тѳбәкләрдә йѳзүне үстерү мәсьәләләре каралачак.

18 ноябрьдә РФ федераль округларыннан 70 тән артык судья катнашында судьялар семинары узачак. Лектор буларак FINAның йѳзү буенча Техник комитетының җаваплы сәркатибе Сорен Корбо чыгыш ясаячак. Семинарның тѳп темасы — FINAның йѳзү буенча кагыйдәләрендә Барселонадагы 2013 елгы Су спорт тѳрле буенча дѳнья чемпионаты вакытында кабул ителгән үзгәрешләр.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты