2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Казан 2013» волонтерлары янә рәхмәтләр кабул итә

Дүрт ай узгач та Уеннарның оештыру комитеты үзенең күп санлы партнерларына рәхмәт өләшүдән туктамый: 15 ноябрьдә Мәскәүдә «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләренең М.А.Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты җитәкчелеге һәм XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың волонтер студентлары белән тантаналы очрашуы узды.

Big_image_(2)

Әлеге очрашу кысаларында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары — аппарат җитәкчесе Лариса Сулима XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм аны уздыруга, «Казан 2013» Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен, Шолохов исемендәге МДГУ ректоры Владимир Нечаевка рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук әлеге югары уку йортының Уеннарда катнашкан студентларын сәламләп, ихлас йөрәктән рәхмәт белдерде. Үз чиратында волонтерлар белән эшләү департаментының директоры Александр Карпов, Мәскәүдәге коллегалары белән хезмәттәшлек итү тарихын искә төшереп, Шолохов исемендәге МДГУның «Сочи 2014» Волонтерлык үзәге адресына җылы котлау сүзләре юллады. Очрашу кунакларына «Казан 2013» волонтерлык программасы турында зур булмаган фильм тәкъдир ителде. Мәскәү аэропортларында эшне оештыру бу программаның мөһим аспектларыннан берсе иде.

Big_image_(1)

Башкаланың волонтерлык үзәкләре белән хезмәттәшлек Универсиадага бик күп вакыт кала алдан башланды — Мәскәүнең 69 вәкиле 2012 елның сентябрендә студентлар арасында академик ишү, ядрә ату, стендка ату, байдарка һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионатында катнашты һәм анда 850 сәгатьтән артык эшләде. Делегацияләр башлыклары очрашуы икенче этап булды — 2013 елның апрелендә 120 волонтер дөньяның 160 иленнән вәкилләрне каршы алды.

 Сынау ярышларында туплаган бар тәҗрибәне волонтерлар 2013 елның 29 июненнән 22 июленә кадәр Универсиада вакытында бик уңышлы кулланды. Сүз уңаеннан, Мәскәү волонтерлары командасы эш чоры да иң озыннардан булды, эш сменалары да иң дәвамлылардан иде — 8 әр сәгать. Егетләр һәм кызлар хезмәт куйган төп функциональ юнәлеш «Arrivals & Departures» («Килү, каршы алу һәм китү, озатып куюлар») иде. Кунакларны башкала аэропортларында каршы алуны тәэмин итү һәм Уеннар тәмамланганнан соң аларны озатып кую, шулай ук таможня процедуралары һәм теркәлү узганда ярдәм итү волонтерларның төп бурычы булды. Сайлап алыну өчен таләпләр шактый югары иде — инглиз телен, үз милли мәдәниятеңне яхшы белү, төрле культура вәкилләре арасында аралашу күнекмәсе булу. Чөнки нәкъ менә Мәскәү аэропортларында бөтен дөньядан җыелган спортчылар, рәсми затлар, журналистлар Россия белән тәүге тапкыр танышып, «Казан 2013» волонтерлары тарафыннан сәламләп әйтелгән «Welcome to Russia!» сүзләрен беренче тапкыр ишетәләр иде.

Big_image_(4)

 Гомумән алганда, Мәскәү аэропортларында «Казан 2013» командасыннан 350 дән артык волонтер хезмәт куйды — «Шереметьево», «Домодедово» һәм «Внуково» аэропортларының максималь йөкләнештә эшләгән көннәрендә аларда 189, 92 һәм 69 кеше (аэропортлар аталган тәртиптә) эшләячәк. Волонтерлар командалары Шолохов исемендәге МДГУның Волонтерлык үзәге һәм Мәскәү шәһәренең Гаилә һәм яшьләр сәясәте департаменты ярдәме белән оештырылган иде.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты