2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тарихтагы иң яхшы Уеннар өчен рәхмәт

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләре һәм аның ведомство учреждениеләре директорлары Рәхмәт хатлары кабул итеп алды. 25 январьда министр Рафис Борһанов катнашында, аларга "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров, элек ул постны биләгән, хәзерге вакытта "Рубин" футбол клубының генераль директоры Владимир Леонов Рәхмәт хатлары тапшырды.

Big_dsc_0495

"Министрлык коллективының моңа кадәр сез җитәкләгән Башкарма дирекциясенең эшеннән бик канәгать булуын җиткерергә телим Сезгә, Владимир Александрович. Азат Рифгатович исә сезнең уң кулыгыз булды. Рәхмәт сезгә: без барлык мәсьәләләрне дә бергә-бергә хәл иттек", - дип мөрәҗәгать итте министр тантанага җыелган халыкка. 

"Без бу тантананы кайсы көнне үткәрергә дип озак уйладык һәм Рафис Тимерханович белән аны Студентлар көненә туры китереп уэдырырга дигән карарга килдек, - дип сүзгә кереште Азат Кадыров. - Бүген бөек вакыйга - Россиядәге 2013 елгы Универсиада Уты Эстафетасы башланганга бер ел булды. Мин сезгә уртак хезмәтебез өчен, монда туплаган тәҗрибә өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм".

Big_dsc_0474

 "Бүген мин башка вазыйфа башкарам, ләкин бу залда утыручы кешеләр - минем өчен зур бер гаилә, без 5 ел дәвамында бергә эшләдек, - диде Владимир Леонов. - Бер ел элек без Ут Эстафетасын башлап җибәрдек һәм узган елның җәендә Казанда төгәлләдек. Үз исемемнән, Дирекция коллективы исеменнән, министрлык коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләгән кешеләр исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Кулга-кул тотынып эшләгәнгә күрә югары нәтиҗәләргә ирештек. Читтә дә Универсиаданы җылы сүз белән искә алуны, Казанга килергә теләүләрен, Татарстан һәм шәһәребезнең спорт өлкәсендәге нәтиҗәләренә куануларын күрү бик рәхәт".

Дөнья масштабындагы мультиспорт вакыйгасының бер өлеше булу - бик зур мәртәбә. Министрлык хезмәткәрләре Казан Универсиадасы гомерлеккә йөрәкләрендә сакланыр дигән фикердә. Июль көннәре һәрбер татарстанлы өчен якты эз калдырды. Анда үзләре турыдан-туры катнашучылар видеороликны караган вакытта хисләрен тыя алмадылар. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада биредәге кешеләрнең һәрберсенең тормышында эз калдырды. 

Big_dsc_0476

"Һәркемнең үз хатирәләре. Нигездә без почетлы кунаклар белән эшләдек - каршы алдык, азата йөрдек, объектларны күрсәттек, делегацияләр белән очраштык, - дип сөйләде www.kazan2013.ru порталы белән әңгәмәдә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәре Станислав Андреев. - Тулаем алганда, барысы да әйбәт булды. Барыбызда да җаваплылык хисе бар иде, без шатлык һәм рух күтәренкелеге тойдык".

Соңрак шушы ук көнне тагын бер бүләкләү тантанасы булды. Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы ректорлар корпусын һәм 2013 елгы Уеннар илчеләрен котлады. Чара Казан Ратушасында түгәрәк өстәл форматында узды. Универсиадага йомгак ясалды, киләсе дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышлар буенча планнар буенча фикер алышынды. 

 "Барыгызга да килүегез өчен зур рәхмәт - ректорлар корпусына да, илчеләргә дә, теге яки бу сәбәпләр аркасында килә алмый калучыларны да котлаячакбыз, - диде Илсур Метшин. - Бу - йөрәк, эмоцияләр, фикерләр, талант һәм позитив энергия өере. Әле заявка биргән вакытта ук, Казан студентлар шәһәре дигән идек. Безнең башкала вузларында 120 000 студент белем ала. Үзенең меңеллык тарихына карамастан, бу яшьләр, яшь энергия, иртәгесе көн шәһәре».

Big_dsc_0629

Бүләкләү 25 январьда - Студентлар көнендә узды. Чөнки Универсиада - студентлар Уены. Яшьләр спорт программасында актив катнашты. Россия студентлар җыелма командасы менә дигән итеп чыгыш ясады - команда копилкасына 40 тан артык медальне Татарстан спортчылары китерде. Уеннарда 19 970 волонтер эшләде, 15 000 е Казанда яши һәм укый.

 «Без бу ел эчендә проектны тормышка ашыру, Универсиада өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тарту өчен бик зур эш эшләдек, волонтерлык хәрәкәтен пропагандаладык, Илчеләр проектта катнашу өчен халыкны тартуда зур роль уйнады. Бүген без аларга тагын җылы сүзләр әйтәсебез килә»,   - диде «Казань 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары - аппарат җитәкчесе Лариса Сулима.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен тараткан өчен танылган спортчылар Мария Киселева, Екатерина Гамова һәм Василий Мосин, шулай ук,   җырчы Аида Гарифуллина  һәм «Мураками» солисты Диләрә Ваһапова.

Big_dsc_0647

«Шушы еллар өчен рәхмәт. Ул эмоция, ул энергияне, миндәге хәзерге вакытта кайнаган хисләрне тик торганда гына барлыкка килми, - диде Мария Киселева. – Мин бик яраттым бу шәһәрне. Минем күз каршында күпме яңарышлар барлыкка килде. Мин бик күп дуслар таптым, моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Сез Универсиаданы беркайчан да булмаган дәрәҗәгә күтәрдегез. Мин үзем спортчы, элек кешеләр Универсиадага төп спорт вакыйгасы итеп карамыйлар иде. Универсиада Казанда бик югары дәрәҗәдә узганга, Уеннар иң дәрәҗәлетурнирга әверелде».

Big_dsc_0658

 «Кемдер Универсиада дигән сүз әйтсә, минем йөрәгем ешрак тибә башлый, чөнки Универсиада флагы эстафетасы белән Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт иткән чаклар искә килеп төшә, - дип хатирәләре белән уртаклашты Диләрә Ваһапова. – Һичшиксез, юлыбызда очраган кешеләр, аларга 2013 Универсиада турында сөйләвебез... Әлбәттә, аның тәмамлануы кызганыч. Хәзер Казанның нинди бәйрәм бүләк иткәнен искә төшерәбез».

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиада бүгенге Россия тарихындагы беренче мультиспорт вакыйгасы. Ә уеннарда алган тәҗрибә оешмага Казандагы киләчәктә булачак эре масштаблы проектларны башкарып чыгарга ярдәм итәчәк.  

Big_dsc_0710

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты