2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда «Фэйр Плэй» халыкара премиясе тапшыру тантанасы узачак

Казанда 2014нче елның 17 – 19 июлендә «Фэйр Плэй» халыкара премиясе тапшыруы кысаларында төрле чаралар узачак. Бу чаралар алдыннан Казанга ике көнлек визиты белән «Фэйр Плэй» халыкара комитеты президенты Йено Камути килгән. Бүген 31 май көнне аның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашу узды.

Big_print_610430_732223

“Фэйр Плей” (гадел уен) премиясе спорт җәмгыятенең үзәнчелекле этик кодексы булып тора. Премия уеннарның гаделлеген күрсәтүләре, спортта һәм тормышта кешелеклелек һәм югары дәрәҗә әхлаклылык пропагандасы өчен спортчы, спорт оешмаларның җитәкчеләре, ММЧ хезмәткәрләре, спорт җанатарына бирелә. 

Big_dsc_4997

Йено Камутины сәламләп, Татарстан Премьер-министры Казанның инде бер генә ел Россиянең спорт башкаласы дип аталып йөртелмәвен әйтеп үтте.    

ТР Президены Матбугат хезмәте Ильдар Халиковның Йено Камутига сөйләгән сүзләрен китерә: ул узган елда Казанда булып үткән Универсиада, Олимпиада спорт төрләре буенча Европа чемпионатлары узуы, шәһәрдә масштаблы инфраструктура булдырылуы һәм башкалар турында әйтеп үтте. 

Big_dsc_5046

«Казанның әлеге тантананы уздыру шансы Универсиададан соң тагын да артты. Спорт үсеш алган,  эре халыкара спорт форумы узган шәһәрдә  мондый тантана уздыру үзе бер мәртәбә», – дип билгеләп үтте Йено Камути  журналистлар белән әңгәмәсендә.   

Исегезгә төшерәбез,  «Фэйр Плэй» ның төп чаралары  Казанда 18 һәм 19 июльдә уза. 18 июльдә «Корстон» да «Фэйр Плэй конгрессы" узачак. 19 июльдә  «Пирамида» да премия тапшыру тантанасы булачак.  

Big_dsc_4976

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Hbeakgbvnf
Визит Президента международного комитета FAIR PLAY ЙЕНО КАМУТИ