2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия икенче квалификация раундында җиңү яулады

Ялгыз байдаркачыларның 500 метрга узышы кысаларында икенче квалификация раунды Россия командасына җиңү алып килде. Кирилл Липунов иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп (1 мин. 39,33 сек.) ике квалификация узышыннан соң исемлекнең югары баскычында урнашты. Беренче квалификация узышында Белоруссия спортчысы Павел Миаджеджу җиңү яулаган иде. Аның нәтиҗәсе – 1 мин. 40,51 сек.

Ике квалификация узышы нәтиҗәсендә финалга 6 спортчы үтте. Француз Джиллиам Бергер һәм венгр Акоз Диозо Фулоп беренче узышта икенче һәм өченче урыннарны яуладылар һәм финалга юллама иясе булдылар. Икенче квалификация узышында шушындый ук бәхеткә Павел Росольский (Польша) белән Карло Сессини (Италия) лаек булды.

Тагын 8 спортчы ярымфиналга узды. Ярымфиналда  исә 500 метрлы дистанциянең финал узышларына юлламалар уйнатачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты