2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

500 метрга байдаркада ялгыз ишүчеләр арасында финалга узучы тагын 3 спортчы билгеле булды

Студентлар арасында байдарка һәм каноэда ишү буенча V дөнья чемпионатында 500 метрга байдаркада ялгыз ишүчеләр арасында финалга чыккан тагын 3 спортчы билгеле булды. Беренче тапкырдан финалга чыга алмаган аутсайдерларны кискен ярыш көтте.

Кояшлы Үзбәкстанның бердәнбер вәкиле Вильям Ибраһимов Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында медаль яулау мөмкинлекләрен икеләтә арттырды. Исегезгә төшерәбез, ул 1000 метрга байдаркада ялгыз ишүчеләр арасында финалга үткән иде инде. Хәзер исә спортчы 500 метрлы дистанциядә дә медаль өчен көрәшү хокукын яулады. Аның белән бергә шул ук финалларда ялгыз ишүче байдаркачылар арасында 500 метрлы дистанциягә ярышның ярымфиналында өченче урын күрсәткән Кипр вәкиле Андреас Диамантис та катнашачак. Бу дистанциягә ярышларның финалына узучылар исемлеген Литва спортчысы Андрей Олижник йомгаклады (ярымфиналда – икенче урын).

Шулай итеп, 500 метрлы дистанциягә ялгыз ишүче ир-ат байдаркачылар арасында финал ярышында медальләр өчен түбәндәге спортчылар ярышачак: Павел Миаджеджу (Белоруссия), Джиллиам Бергер (Франция), Акоз Диозо Фулоп (Венгрия), Кирилл Липунов (Россия), Павел Росольский (Польша), Карло Сессини (Италия), Вильям Ибраһимов (Үзбәкстан), Андрей Олижник (Литва), Андреас Диамантис (Кипр).

500 метрлы дистанциягә ялгыз ишүче ир-ат байдаркачылар арасында финал ярышы 31 августта узачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты