2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кылыч белән ярышучылар арасында финалның 1/32 өлешенә чыгучылар билгеле булды

Кылыч белән ярышучылар арасында чемпионатның квалификация ярышлары тәмамланды.

Фехтование буенча дөнья чемпионатының беренче көнендә кылыч белән ярышучылар арасында финалның 1/32 өлешендә катнашучы парлар билгеләнде. Россия спортчылары топ 16 га кергәнлектән, квалификация этабында катнашмадылар. Шуңа күрә Вениамин Решетников, Алексей Якименко, Камил Ибраһимов и Николай Ковалев булачак көндәшләрен читтән күзәтә алдылар. 
Николай Ковалевка американлы Бенджамином Иго, ә Камил Ибраһимовка бразилияле Ренцо Игреста белән очрашырга туры киләчәк; Алексей Якименконың көндәше венгрияле Андраш Шатмари булса, Вениамин Решетников финалның 1/16 өлешенә чыгу өчен румынлы Юлиан Теодосиу белән көрәшәчәк. 
Барлык ярышлар да 18 июльдә узачак. Шул ук көнне кылыч белән ярышучылар арасында медальләр дә уйнатылачак. 
18 июльдә чемпионат кысаларында ир-ат һәм хатын-кызлар арасында рапиристларның квалификация раундлары узачак. Беренчелектә урын өчен Росси спортчылары Тимур Сафин һәм Алексей Хованский ярышачак. Дмитрий Ригин һәм Алексей Черемисинов югары рейтинг аркасында әлеге этапны уздырып җибәрәчәкләр. Бу рапиристчы Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова, Диана Яковлева һәм Юлия Бирюковага да кагыла. Алар медальләр өчен көрәшне чемпионатның 1/32 өлешеннән башлаячаклар.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Mmyi1lmnwz
Видео.Определились участники 1/32 финала