2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Рапиристчылар арасында чемпионатның 1/32 финал өлешендә катнашучылар билгеде булды

Россиянең хатын-кыз фехтовкалаучыларына Канада, Бразилия һәм Гонконгтан көндәшләр эләкте.

Big_dsc_1683

Казан теннис академиясендә узучы фехтование буенча дөнья чемпионатының икенче көнендә хатын-кыз рапиристчылары  ярыша башлады. Квалификация раундында турнирның  1/32 финал өлешенә юлламалар уйнатылды. Россия спортчылары Инна Дериглазова, Лариса  Коробейникова, Диана Яковлева һәм Юлия  Бирюкова топ-16 га кергәнлектән, квалификация этабына катмашмадылар.

Финалның 1/32 өлешендә аларның көндәшләре Канада, Бразилия һәм Гонконгтан килгән  спортчылар булачак. Дериглазова Төньяк Америка рапиристчысы Элеанора  Харви, ә Лариса Коробейникова  Аланна  Голди белән очрашачак. Диана Яковлеваны Көньяк Америкалы Мариана  Даффнер белән очрашу көтсә, Юлия Бирюковага  көндәшлеккә Ян Вай Лью эләкте.

Big_dsc_1726

Ярышлар 19 июльдә үтәчәк. Бу көнне хатын-кыз рапиристчылары арасында медальләр  уйнатылачак. Әлегә гамәлдәге дөнья чемпионы булып итальянлы Арианна Эрриго тора. Инна Дериглазова былтыргы дөнья беренчелегендә бронза яулаган иде.

Пәнҗешәмбе көнне хатын-кыз шпагачылары арасында квалификация раунды узачак. Әлеге ярышта россияле Любовь Шутова  һәм Татьяна Гудкова катнашачак. Яна Зверева һәм Виолетта Колобова югары рейтинг аркасында финалның 1/32 өлешенә автомат рәвештә чыктылар. Ярышлар Мәскәү вакыты белән сәг.9 да башлана.

Big_dsc_1638

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Jivsyka6f1
Видео. Определились участники 1/32 финала