2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдарка өчен начар һава торышы юк?

Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты дәвам итә. Һава торышының кинәт кенә бозылып китүе – яңгыр һәм җил булуы – ярышларны дәвам иттергә комачауламаячак. Бу турыда kazan2013.ru порталына ярышларның директоры Николай Мордвин хәбәр итте.

Россиякүләм байдарка һәм каноэларда ишү федерациясенең генераль секретаре урынбасары Николай Мордвин сүзләренчә, «ярышлар кагыйдәсе буенча спортчыларның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин булган очракта гына узышлар туктатылырга мөмкин. Мисал өчен, бу көчле җил яки шторм, яшенле яңгыр булганда ярышлар тукталып тора ала. Бүген без тынычлап ярышларны үткәрә алабыз».

Николай Мордвин шулай ук хәзерге вакытта бара торган чемпионатка да бәя бирде. «Оештыру ягыннан биредә барысы да уйлап эшләнгән, спортчылар канәгать, хөкемдарлар канәгать. Гомумән, барысы да бик яхшы бара», - дип бәя бирде ул ярышларга.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты