2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ике Россия рапирачысы дөнья чемпионатының квалификация этабын үттеләр

Рапирачы Тимур Сафин һәм Алексей Хованский дөнья чемпионатының 1/32 финал өлешенә чыктылар.

Россия фехтовкалаучылары Тимур Сафин һәм Алексей Хованский дөнья чемпионаты медальләре өчен көрәшне дәвам итәчәк. Алар квалификация этабын уңышлы үтеп, турнирның  1/32 финал өлешенә чыктылар. Сафин барлык 6 көрәштә җиңеп, турыдан-туры алга үтүчеләр исемлегенә эләкте. Хованский 5:0 исәбе белән Давид Александрны җиңсә дә, алдагы дүрт көрәшнең икесендә җиңелде. Киләсе раундка чыгар өчен аңа белоруссияле рапирачы Евгений Уласик белән ярышырга туры килде. Хованский 15:10 исәбе белән җиңү яулады.

Дөнья чемпионатының   1/32 финал өлешендә 4 Россия рапирачысы катнашачак. Дмитрий Ригин британияле Джеймс-Эндрю Дэвис, Алексей Черемисинов  итальянлы  Валерио Аспромонте, Тимур Сафин  поляк  Павел Кавецкий,  ә Хованский японлы  Юки Ота белән очрашачак. Медальләр 19 июльдә уйнатылачак.

Пәнҗешәмбе көнне шпагачылар арасында квалификация раунды узачак. Россия җыелмасын бу төрдә Антон Глебко  һәм Сергей Ходос тәкъдим итәчәк. Павел Сухов һәм Антон Авдеев исә югары рейтинг ярдәме белән 1/32 финал өлешенә чыктылар инде.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте