2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөнья чемпионатының беренче медале Польшага китте

Польша ишкәкчесе Томаш Ольшевски студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының беренче алтын медале иясе булды. Ул 1000 метрга узышларда беренчелекне алды. Финишка җиткәндә генә ул Венгрия һәм Литва спортчыларын бик җиңел генә артта калдырды.

 

Финал узышларында җиңүче полякның нәтиҗәсе – 3 минут 31,46 секунд. Икенче булып финишка килеп җиткән венгр Джерджели Чезар  3 минут 32,43  секунд вакыт күрсәтте. Өченче урындагы литвалы Рикардас Некриосиус алардан бераз гына калышып, 3 минут 35,18 секунд нәтиҗә күрсәтте.

Кичә финалга икенче этаптан гына үтә алган Россияле Владислав Литовка бүген финишка бишенче булып килеп җитте (3 мин. 36,46 сек).

Нәтиҗәләр язылган беркетмә - түбәндә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты