2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөнья чемпионатында 8 комплект медаль уйнатылачак

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионатының икенче көнендә 8 комплект медаль уйнатылачак.

 

Иртә белән ялгыз ишүче ир-ат байдаркачылар 1000 метрга узышачак. Соңрак ялгыз ишүче хатын-кыз байдаркачылар 500 метрлы дистанциядә көч сынашачак. Дүртле байдаркада ишүче ир-атлар – 1000, хатын-кызлар – 500 метрлы дистанциядә дөнья чемпионнарын билгеләячәк.
Ир-ат каноэчылар арасында да бүген беренче медальләр уйнатылачак. 1000 метрлы дистанциягә башта ялгыз ишүчеләр, аннары – парлы һәм дүртле көймәләр чыгачак.
Көннең икенче яртысында ир-ат һәм хатын-кыз байдаркачыларның 200 метрга квалификация узышлары үтәчәк.
Ярышларның тулырак расписаниесе белән биредә танышырга мөмкин.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты