2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия өчен беренче медальне Елена Анюшина яулады

Россия спортчысы Елена Анюшина (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе) Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында безнең җыелма командага беренче медаль китерде. Ул ялгыз ишүче хатын-кыз байдаркачылар арасында 500 метрга узышта көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Исегезгә төшерәбез, ярышлар Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә үтә.

Big_kaz_0442

 

Елена күрсәткән нәтиҗә – 1 мин. 54 сек. Икенче урынны яулаган Венгрия спортчысы Нора Сжилвас 1 секундка күбрәккә калышты (нәтиҗә – 1 мин. 55,04 сек.). Өченче урында 1 мин. 56,19 сек. Белән Чехия вәкиле Яна Блахова. Узыш нәтиҗәләре белән түбәндә танышырга мөмкин.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты