2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Венгр Тамас Кисс каноэда ишүчеләр арасында беренче алтын медаль алды

Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре сараенда үтүче студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында ир-ат каноэчылар арасында 1000 метрга А классында финал узышлары булды. Барлык көндәшләрен дә артта калдырып, беренче урынны Венгрия спортчысы Тамас Кисс (3 мин. 55,91 сек.) яулады.

Big_kaz_0499

Венгр икенче урын алган көндәшен 2 секундтан артыграк аерма белән җиңде. 3 минут 58,54 секунд нәтиҗә күрсәткән Казахстан спортчысы Владимир Петров – икенче урында. Өченче призлы урынны Франзиядән килгән каноэчы Адреин Барт (3 мин. 59,46 сек.) алды. Дүртенче уында – Россия спортчысы Павел Петров. Ул барлык дистанция дәвамында икенче позициядә барган иде. Әмма финишка җитәрәк кенә ул артка кала башлады. Нәтиҗәдә, финика Россия спортчысы дүртенче булып кына килеп җитте.

Узыш нәтиҗәләре – түбәндә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты