2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Польша Казандагы дөнья чемпионатында лидерлыгын ныгыта

Бу көннәрдә Казанда үтүче Студентлар арасында байдарка һәм каноэда ишү буенча V дөнья чемпионатында Польша спортчылары тагын бер алтын медаль яулый алды. Икеле байдаркалар арасында 1000 метрга ярышта поляклар Павел Флорчак белән Павел Россольский беренче булды.

Икеле байдаркаларда 1000 метрлы дистанциягә финалда Россия спортчылары Сергей Дузь белән Николай Черновның да медальләр өчен көрәштә мөмкинлекләре начар түгел иде. Әмма көндәшләр дә җиңел генә бирелергә теләмәде – медальләр өчен көрәш бик кискен булды. Дистанциянең беренче яртысыннан соң Россия пары күзгә күренеп артта кала башлады һәм финишка бишенче урында гына килде. Беренче урында – Польша вәкилләре Павел Флорчак белән Павел Россольски. Икенче-өченче урын өчен көрәштә Литва пары Рикардас Некриосиус белән Анджей Олижник өстенрәк булып чыкты. Бронза – Венгрия вәкилләре Атилла Тот белән Давид Хасановичта.

Узыш нәтиҗәләре – түбәндә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты