2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты ачылды

Бүген Казанда ачылган фехтование буенча дөнья чемпионатында 101 илдән килгән 800 якын спортчы ярышачак. Әлеге масштаблы спорт ярышының ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, Халыкара фехтование федерацисе президенты Алишер Усманов катнашты.

Казанда 2014 елгы фехтование буенча дөнья чемпионатының рәсми ачылышы булды. Аңарчы турнир ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов, «Фэйр Плэй» Халыкара комитеты президенты Ено Камути һәм Россия фехтование федерациясе президенты Александр Михайлов катнашты.

 “Безнең өчен дөнья чемпионаты - Федерация тормышындагы төп вакыйгаларның берсе. Безнең өчен  әлеге спорт төренең дөрес юнәлештә булуын тикшерү һәм дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча яңа максатлар кую мөһим. Адымнарыбызны яхшырту, тизләтү яки дөресләү өчен мөмкинчелек. Бу дөнья чемпионатын Казанда үткәрү -  Татарстан Республикасында спортны популяралаштыру эшенә системалы килүе. Монда спорт объектлары төзеп, яңа технологияләр куллануы белән чикләнмиләр, ә аларны  дөньяның иң яхшы спортчыларына да тәкъдим итәләр. Әлеге чемпионатка беренче тапкыр 100 дән артык ил катнашуы куандыра. 2007 елда  Санкт-Петербургта  узган дөнья чемпионатына караганда, катнашучы спортчы саны да күбәйде. Дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә үтәр һәм спортчылар ярышлары моңа туры килер дип өметләнәм”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Алишер Усманов.

Александр Жуков Россиянең спорт тормышында Казанның үсеп баручы ролен билгеләп үтте, Татарстан башкаласын дөньяви спорт башкалаларының берсе дип атады.  Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев  дөнья чемпионаты үткәрүне ышандырган өчен Халыкара фехтование федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 “Казанга дөнья чемпионаты үткәрүне ышандырганыгыз өчен рәхмәт. Сез Универсиада вакытында шәһәребездә чемпионат үткәрү өчен барысы да бар икәнен күрдегез һәм аны нәкъ менә Казанда үткәрәсегез килү турында әйткән идегез. Бу эш үтәлде. Татарстанда фехтование буенча да матур традицияләр бар. Бездә олимпия чемпионнары, бөек остазлар бар. Һәм бу традицияләр кире кайта. Безнең спортчылар уңышка ирешерләр дип өметләнәм”, - диде Шәймиев.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең спорт министры Виталий Мутко катнашты.

 “Былтыр без Универсиаданы үткәрдек, быел - фехтование буенча дөнья чемпионатыны, 2015 елда - су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрербез. Киләчәктә дә, күп кенә илләрдән  килгән  иң яхшы спортчыларны җыйган масштаблы ярышлар күп булыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Безнең шәһәребез, безнең илебез сезгә ошыячагына өметләнәбез. Шул исәптән, милли үзенчәлекләребезне дә күрсәтәсебез килә”, - дип чемпионат катнашучыларына мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

Әлеге чемпионатта барысы 101 илдән килгән 800 спортчы арасында  12 медаль комплекты, шулай ук  1 млн.долларлы  бүләк фонды уйнатылачак. Алдагы 6 көндә Казан Теннис академиясендә һәр көнне шәхси һәм команда ярышларында финаллар үтәчәк. Турнир 23 июльдә тәмамланачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Szklvjwtl2
Видео. Пресс-конференция и открытие ЧМ по фехтованию.