2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Украина спортчысы Ольга Харлан чемпионатның беренче алтын медален яулады

Дөнья чемпионатының беренче медальләре җомга кылыч белән ярышучы хатын-кыз спортчылар арасында уйнаттылды.

Казан Теннис академиясендә  кылыч белән ярышучы хатын-кыз спортчылар арасында узган беренче уеннар ук турнирның бик кызыклы булачагын күрсәтте. 4 нче номер астында чыгыш ясаучы кореялы  Ким 1/32 финал өлешендә итальянлы Лукреция Синигальега җиңелде. Россияле хатын-кыз фехтовкалаучылар  плей-офф раундында югалтуларсыз үтсәләр дә,  1/16 финал өлешендә Динә Галиәкбәрова поляк спортчысы Александра Сохега  10:15 исәбе белән җиңелеп, чыгышын тәмамларга мәҗбүр булды.

- Әз генә ышанучанлык җитмәде. Дистанцияне исәпләп бетермәвем дә монда чагылды. Җиңәргә зур теләк бар иде, әмма ярышка салкын акыл  белән килергә кирәк. Ләкин теләсә нинди тәҗрибә дә тәҗрибә инде, ул миңа киләчәктә кирәк булачак, - ди үзенең чыгышы турында  Галиәкбәрова.

1/32 финал өлешендә иң авыр көндәш Россиялеләр арасында Софья Великаяга эләкте – аңа  итальянлы Ирэне Веччи белән көрәшергә туры килде. Шулай да, әлеге драмалы көрәштә  15:13 исәбе белән  Софья көчлерәк булып чыкты.  15:14 исәбе белән җиңгән Екатерины Дьяченкога да  венгрлы  Анна Мартон белән ярыш җиңелләрдән булмады.   Яна Егорян исә бернинди проблемасыз 15:4 исәбе белән  япон кызы  Мика Кикучины җиңде.

Чирекфиналда Великая узган елгы дөнья чемпионы  Ольга Харлан белән очрашты, әмма барлык тырышлыгына карамастан,  Россия  спортчысына  9:15 исәбе ярымфиналга чыгарга ирек бирмәде. Шулай да, грек кызы  Вугиуики һәм американлы Возняктан көчлерәк булып чыккан  Егорян белән Дьяченко үзләренең көчләрен күрсәтә алдылар.

Әмма ярымфиналда бәхет аларның көндәшләренә елмайды. Егорян җиңел булмаган көрәштә АКШ спорчысы  Мариэла Загуниска бирелде,  Дьяченко исә былтыргы дөнья чемпионаты финалындагы җиңелү  өчен  Харланнан реванш ала алмады – исәп  7:15.

Мин үземнең медалем өчен бик шат. Аз гына килеп чыкмады инде, әмма миңа зарлану гөнаһ булыр иде. Бу минем икенче  дөнья чемпионатым, һәм мин нәтиҗәләр белән кәнәгать. Иң авыры -  чирекфиналда грек кызы белән көрәш иде. Физик яктан ул миннән көчлерәк, шуңа да тактика белән эшләргә туры килде.  Көндәшне аңлап була, әмма йөз процентка түгел. Я ул, я мин исәпне алып бардык. Әмма барысы да килеп чыкты, уңыш минем якта иде, - дип белдерде  Яна Егорян.
Шулай да, мине  Ольга Харлан клиентлары исемлегенә кертмәвегезне сорыйм. Бүген ул башка тактика алып барды. Мин барыгыздан да ярымфиналда шундый уен килеп чыкканы өчен гафу сорыйм. Бер яктан караганда, ярыш матур килеп чыкты. Әмма юллыкта шулай ялгышырга... Минем белән мондый хәл күптәннән булганы юк иде, - дип гафу сорады Екатерина Дьяченко җанатарлардан. 

Финалда, көрәш ахырында яра алуына карамастан, Загунис бирелдерә алмаган Ольга Харлан матур җиңү яулады. Россияле  Дьяченко һәм Егорян бронза медальләр алдылар.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте