2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия спортчылары янә медальсез калды

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында икеле каноэларда 1000 метрга узышларның финалы үтте. Бу ярышларда да Россия җыелма командасы медальсез калды. Җиңүне Украина спортчылары яулады.

Big_egor7998

 

Россия каноэчылары Сергей Усмаев белән Иван Словиков 1000 метрга узышларда әздән генә беренче өчлеккә эләкмичә, дүртенче урынга калдылар. Алтын медальне Украина спортчылары Юрий Вандюк белән Андрий Рыбачок алды. Алар дистанция дәвамында беренче урында бардылар һәм финишта 3 мин. 42,03 сек. нәтиҗә күрсәтеп, ышанычлы җиңү яуладылар. Икенче урынны һәм көмеш медальләрне Польша спортчылары Матеуш Камински белән Бартош Плавски яулады. Аларның вакыты –  3 мин. 43,36 сек. Белоруссия ишкәкчеләре Дмитрий Пивовар белән Андрей Музаченко (3 мин. 44,58 сек.) чемпионаттан бронза медальләр белән кайтып китәчәк.

Нәтиҗәләрне түбәндә карарга мөмкин.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты