2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Олимпия чемпионнары Казанның яшь спортчылары өчен мастер-класслар үткәрде

Бүген Казанда чын “Олимпия яңгыры” явып китте дисәң дә була – Россиянең спорт каласында дан казанган мактаулы Россия спортчылары –яшь спортчылар өчен Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионнары мастер-класслар үткәрделәр. Әлеге укулар бу көннәрдә Казанда үтүче “Фэйр Плэй” Халыкара Комитеты чаралары кысаларында узды.

Су спорты төрләре Сараенда мастер-классларны 4 мәртәбә Олимпия чемпионы, күп тапкыр  дөнья һәм Европа чемпионы, рекордсмен  Владимир Сальников, 3 мәртәбә Олимпия чемпионы, 3 мәртәбә  дөнья һәм 9 мәртәбә Европа  чемпионы Мария Киселева, шулай ук 2 мәртәбә Олимпия чемпионы  Дмитрий Саутин үткәрде. Владимир Салников  дәресләренә яшь йөзүчеләр килде, Мария Киселеваның дәресләренә синхрон йөзүне өйрәнүче яшь кызлар катнашты, Дмитрий Саутин суга сикерү белән шөгыльләнүче балаларны каршы алды. Мастер-класс алдыннан спортчылар бүгенге укучыларын сәламләп уздылар.

Big_dsc_3054

«Әлеге  истәлекле көндә, мин, сезнең гади тормышта да, спортта да гадел уен приципларына таянып эш итүегезне телим. Спорт чиста һәм гадел булырга тиеш, һәм “Фэйр Плэй” моның шулай икәнен һәр ел күрсәтә. Спортчылар да, хәтта, үзләренең җиңүләрен корбан итеп, игелекле гамәлләр кыла», - диде Мария Киселева. Владимир Сальников үз чиратында, бүгенге мастер-класста катнашучылар киләчәктә, бәлки, Россия җыелма командаларының әгъзалары булыр һәм илебез данын  дөньяның спорт мәйданнарында яклар дип билгеләп үтте.

Дәресләр бер сәгать эчендә узды – танылган остазлар җитәкчелегендә, яшь атлетлар  күнегүләр үткәрделәр, аларның биремнәрен үтәделәр.  Мария Киселева сүзләренә караганда, аңа яшь спортчыларның ничек эшләүләре, теге яки бу элемент-күнегүне ничек башкарулары кызыклы булган. “Минем аларга һәркөнлек тренировкаларында ярдәм итәсем, кайбер нечкәлекләрне, серләрне сөйлисем, нюансларны ачасым килде”, - дип уртаклашты Мария дәресләрдән алган кичерешләре белән.

Big_dsc_3268

«Балаларның янып торучы күзләреннән үк аларның сикерәсе килүләре күренеп тора, шунысы күңелле. Аларга сәламәтлек телисем килә, сәламәтлек – иң мөһим нәрсә икәнен истә тоту зарур. Ата-аналарга да балаларының ничек шөгыльләнүләре кызыклы булгандыр дип ышанам», - дип билгеләде Дмитрий Саутин.

Big_dsc_3215

Танылган спортчыларның  мастер-класслары башка спорт объектларында да узды. Бу көннәрдә  үзендә фехтование буенча  дөнья чемпионатын уздыручы Теннис академиясендә   танылган кылыч белән фехтовкалаучы, 4 мәртәбә Олимпия чемпионы, 10 мәртәбә  дөнья һәм 13 мәртәбә Европа  чемпионы Станислав Поздняков белән очрашу узды. Россия яшьләренең  III җәйге Спартакиада узучы Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча күп мәртәбә  дөнья чемпионы, 2 мәртәбә Европа чемпионы, 2013 елгы Казан Универсиадасында 4 тапкыр җиңүче Маргарита Мамун җитәкчелегендә яшь гимнастчылар өчен дәресләр узды. Совет һәм Россия атучысы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, 4 мәртәбә дөнья чемпионы Светлана Демина дәресләрен исә Стендта ату комплексында үткәрде.

Big_6j6b3821

Шул ук көнне Казан һәм республика журналистлары өчен “ММЧ – гадел уен принципларын алга сөрү мәйданчыгы” дип исемләнгән семинар узды. Беркөнлек семинар программасына “Фэйр Плэй”ның Россиядәге комитеты җитәкчесе Николай Долгополов һәм Спорт киносы һәм телевидениесенең Халыкара Федерацисе (FICTS) президенты Франко Аскани мастер-класслары да кертелгән иде. 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Vekcheftpu
Видео. Мастер-класс в Центре гимнастики. 19.07.2014


Zfevwcik7o
Видео. Мастер-класс от Станислава Позднякова.


Ybxqo7jxxg
Видео.Мастер-класс от олимпийских чемпионов в ДВВС.


Dd1xomnrox
Видео. Мастер-класс от Светланы Деминой.