2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Президенты Fair Play Халыкара комитеты медалена лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fair Play Халыкара комитетының истәлекле медалена лаек булды. Татарстан Республикасы Президентына Мактаулы бүләкне бүген Казан Кремлендә комитет башлыгы Ено Камути тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fair Play Халыкара комитетының истәлекле медалена лаек булды. Татарстан Республикасы Президентына Мактаулы бүләкне бүген Казан Кремлендә комитет башлыгы Ено Камути тапшырды.


Бу тантаналы чара Fair Play гала-кичәсе алдыннан уздырылды – бүген Казанда спортта гадел уен принципларын пропагандалауга үзләреннән аеруча зур өлеш керткән кешеләргә халыкара комитет бүләкләре тапшырылачак.


Рөстәм Миңнеханов Ено Камутига күрсәтелгән хөрмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан җитәкчелеге киләчәктә дә спорт үсешенә һәм гадел спорт көрәшен пропагандалауга мөмкин кадәр игътибар бирәчәк, дип ышандырды.


Fair Play халыкара комитеты – хөкүмәтнеке булмаган оешма, ул 1963 елда төзелгән. Комитет инициаторлары һәм аңа нигез салучылар арасында – БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ЮНЕСКО), Физик тәрбия һәм спорт фәненең бөтендөнья советы (СИЕПСС), Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе (АИПС) һәм XX гасыр урталарындагы атаклы француз теннисисты Жан Боротра.


Комитет составына 130 коллективлашкан әгъзалар (милли олимпия комитетлары, шул исәптән Россия олимпия комитеты, халыкара спорт федерацияләре, башка оешмалар) һәм индивидуаль әгъзалар керә. Комитетның җитәкче органнары – Генераль ассамблея, анда Комитетның барлык әгъзалары да катнаша ала, һәм 30 әгъзадан торган Административ совет.


Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре: спортта гадел уен принципларын пропагандалау һәм ел саен бүләкләр тапшыру. «Fair Play» (гадел уен) премиясе – спорт җәмәгатьчелегенең әхлакый кодексының үзенчәлекле бүләге һәм ул спортчыларга, спорт оешмалары җитәкчеләренә, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә, җантатарларга спорт уеннарындагы гаделлек, кешелеклелекне пропагандалау, спортта һәм тормышта югары әхлаклылык, көндәшеңә карата көч кулланмау, актив хәйрия эшчәнлеге өчен бирелә.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте