2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хатын-кызлар 500 метрга ярышлар үткәрде

Дүртле байдаркаларда 500 метрга узышлар Польша байдаркачыларының ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде. Россия ишкәкчеләре җыелма командасы исәбендә көмеш медаль.

Big_kaz_0694

Польша кызлары Агнешка Ковальчук, Паулина Вевьора, Эдита Джинишевска һәм Магдалена Круковска Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында алтын медаль яулады (нәтиҗә: 1 мин. 35,8 сек.). Бу ярышларда Россия данын Елена Анюшина, Кира Степанова, Анастасия Панченко һәм Наталья Лобова яклады. Бер сәгать алдан гына ялгыз ишүчеләр арасында дөнья чемпионы булган Анюшина иптәш кызларына да медаль яуларга булышырга әзер иде. Бу эшендә дә аңа уңыш юлдаш булды: 500 метрлык дистанцияне 1 мин. 37,53 сек. узып, ул алтын медаленә көмешен дә өстәде.

Өченче урында – Венгрия командасы (Нора Сживаши, Петра Сабо, Иветт Сельтнер һәм Сара Сепрени).

Узыш нәтиҗәләре - түбәндә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты