2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Минтимер Шәймиев Fair Play Халыкара комитетының махсус бүләгенә ия булды

ТР Дәүләт Киңәшчесенә "Фэйр Плей" (гадел уен) Халыкара комитеты президенты Ено Камути тапшырды.

Бүген, 19 июль көне, Казанда "Фэйр Плей" премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Фэйр Плей" Халыкара комитетының ЮНЕСКО гамәлгә куйган махсус бүләгенә лаек булды. Аңа бүләкне "Фэйр Плей" Халыкара комитеты президенты Йено Камути тапшырды.

“Мондый дәрәҗәле бүләкнең миңа тапшырылуы турында беренче тәүлек кенә уйламыйм. Мөгаен, хакимияттә җитәкчелек итү марафонын уңышлы тәмамлагангадыр, дип елмайды Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. Хакимият – ул допинг диләр. Миңа бу бүләк тапшырыла икән, димәк, мин допинг кулланмаганмын. Моңа мин бик шат. Кеше допингтан башка уңышка ирешә икән – бу үз-үзеңне җиңү”.

Минтимер Шәймиев фикеренә караганда, төп җиңү – намуслы рәвештә уңышка ирешү. Моңа ирешергә омтылырга кирәк, ди ул.

“Әлбәттә, без Татарстанның спортның төп төрләрен үстерүгә ирешә алуына шатланабыз, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Татарстанда бу конгрессны ("Фэйр Плей" конгресы) үткәреп һәм премияләр тапшырып дөрес эшлисез. Безнең өчен спортта намуска, гаделлеккә нигез салу бик мөһим. Әлегә спорт кеше акылына бөтен дөньяда ия була".

Чара катнашучыларын Йено Камути, Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм Олимпия комитетының башкарма директоры урынбасары  Андрей Селиванов сәламләде.

“Әлеге тантана – тарихи чара, чөнки Халыкара комитетның 51 еллык тарихы эчендә ул беренче тапкыр Россиядә үткәрелә” дип билгеләп үтте Йено Камути. Россия спортчылары  Сочи Олимпиадасы  һәм Казан Универсиадасында  Fair Play рухында көрәшеп, үзләрен күрсәттеләр, ди ул. “Спорт – XXI гасыр коралы, шул исәптән,  белем бирүче дә, - дип ышана Камути. - Әлеге тантана спортчыларның – спортта үз-үзен тоту һәм спорт этикасы илчеләренең өлешен тану”. Ул шулай ук Казанда беренче тапкыр спорт үсешен хуплаучы һәм ярдәм итүче сәясәт һәм җәмәгать эшлекләренә бүләк бирелүенә игътибар итте.

Наталья Паршикова фикеренчә, Россиядә шундый тантана үтү – Россиянең һәрвакыт гадел уен кагыйдәләре һәм идеяларын алга сөрүенә дәлил. Ул шулай ук "Фэйр Плэй"  Халыкара комитетының җитдилегенә игътибар итте. “Без һәрвакыт гадел спорт, гадел уен  идеяларын алга сөрәчәкбез. Әлеге Халыкара оешма гамәлләре безнең илдә һәрвакыт яклау табачак”, - дип белдерде Н.Паршикова.

Олимпия комитетының башкарма директоры урынбасары  Андрей Селиванов билгеләп үткәнчә, премиягә төрле илдән килгән лауреатлар лаек булды, әмма аларны игелек кебек мөһим сыйфат берләштерә. “Сез - яшьләр өчен үрнәк, аларда спортка омтылыш һәм гадел уен рухында югары әхлаклы тотыш тәрбиялисез. Сезнең гамәлләр спортта гына түгел, җәмгыятьтә һәм гади тормышта да үз-үзеңне лаеклы тоту стандартларын формалаштыра”, - дип өстәде ул.

"Фэйр Плэй" рухындагы тормыш дип исемләнгән махсус бүләкне оештыручылар бүген тантанага килә алмаган Халыкара фехтование федерацисе президенты Алишер Усмановка тапшырдылар. Аның урынына бүләкне аның хатыны – Россия һәм Үзбәкстанның атказанган остазы, Россиянең нәфис гимнастика федерациясе президенты,  Россиянең нәфис гимнастика буенча җыелма команданың баш тренеры  Ирина Винер-Усманова алды. Ул шулай ук эшмәкәрнең сәламләү хатын да укып китте.

Бүләкләнүчеләр арасында, шулай ук махсус бүләккә лаек булган «КАМАЗ-Мастер» командасы да бар иде. Экипаж әгъзалары  Africa Race узышының 4 нче этабында машинасы янга ауган португал йөртүчесе  Элизабет Жасинтуга ярдәмгә килгәннәр. Шулай ук дан казанган Татарстан спортчылары «Дакар» ралли-рейдының финал этабында Кытай командасына әйләнгән  автомобильләрен кире тәгәрмәчләренә куярга булышканнар. Ул вакытта, узыш оештыручылары, әлеге гамәлне бәяләп, ярдәмгә киткән вакытны компенсацияләгәннәр.

Бүләкләр берничә номинациядә бирелде. Пьер де Кубертенның "Фэйр Плэй" рухындагы гамәле өчен халыкара бүләк Мартин Дамсбога  (Дания) тапшырылды. Ул  2013 елгы дөнья чемпионатында бронза өчен көрәштә угы сынган көндәшенә үзенең өстәмә угын биргән. Әлеге номинациядә диплом белән Россия спортчысы Александр Тюкавин да билгеләп үтелде.

Жан Боротрның барлык спорт карьерасы вакытында гадел уен принципларына таянуы өчен "Фэйр Плэй" Халыкара бүләге Мисырның бокс буенча җыелмасы остазы  Мохаммед Абдель Азиз Генемга бирелде.  Әлеге номинациядә диплом белән "Ак Барс"ның элеккеге, хәзерге вакытта "Авангард" уенчысы Денис Куляш та бүләкләнде. 2013 елда Халыкара бала уеннарын (Словения) оештыручылар "Фэйр Плэй" идеяларын пропагандалаганнары өчен махсус бүләк алдылар.

"Фэйр Плэй" Халыкара комитеты президентының яшьләр өчен махсус бүләге Мексиканың “Трики балалары” баскетбол командасына бирелде. Охшаш бүләкне бүген тантанада катнаша алмаган хорватияле  Хана Драгоевичка да тапшырырга булдылар. Былтыр 9 яшьлек Хана җилкәнле регата вакытында, ярыш алдынгысы булуына карамастан, көймәсе әйләнгән, ә үзе бауларга чуалган катнашучыга ярдәм иткән. 

Татар-информ материаллары буенча

Aaim8vuksq
Видео.Церемония вручения премии «Фэйр Плэй».