2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2016 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытлары расланды

IAAF Җиңел атлетика халыкара федерациясе киңәшмәсендә, 2016 елда Казанда үтәчәк яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытлары расланды. Ул 19-24 июльдә үтәчәк.

Яшүсмерләр арасында  җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, 1986 елдан башлап, ике елга бер үткәрелә. Анда 19 яшьтән өлкән булмаган спортчылар катнаша. Алдагы чемпионат 2012 елда Барселонада узды. Быел ярышлар АКШның Юджин шәһәрендә була – ул иртәгә башланып, 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатның спорт программасы йөгерү, йөрү, сикерү, ыргыту һәм этеп күтәрү, күпьярыш кебек дисциплиналарда 44 медаль комплектын уйнатуны үз эченә ала. Ярышларда якынча 180-185 илдән килгән 2000 спортчы һәм 1000 рәсми зат  катнашачак. Чемпионатны әзерләүгә 290 судья һәм меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан яңартылган стадионнарны һәм Спортчылар авылын  2016 елда да куллану планлаштырыла. Төп ярыш  объекты сыйфатында Үзәк стадион билгеләнгән. Үзәк стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежы, Спортчылар Авылы стадионы, “Олимп” стадионының ыргыту секторы күнекмә ясау объектлары булачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте