Казанда уза торган җиңел атлетика буенча Россия чемпионатының өченче көнендә 11 комплект медаль уйнатылды.
Хатын-кызлар
Биеклеккә сикерү
Мария Кучина Европа чемпионатына кертелмәгән иде, шулай да ул Казанда чыгыш ясарга уйлады. Кышкы дөнья чемпионы ике мәртәбә 2.01 м биеклекне яулап алырга омтылып карады, әмма булдыра алмады.
1. Мария Кучина – 192 см
2. Татьяна Мнацаканова – 190 см
3. Оксана Краснокутская – 184 см
Чүкеч ыргыту
1. Анна Булгакова – 73,31 м
2. Оксана Кондратьева – 69,51 м
3. Мария Беспалова – 69,43 м
Барьерлар аша 400 метрга йөгерү
Гамәлдәге Европа чемпионы Ирина Давыдова Россиядә иң яхшы сезон нәтиҗәсе белән җиңү яулады.
1. Ирина Давыдова – 55,44 с
2. Татьяна Вешкурова – 56,25 с
3. Вера Рудакова – 56,30 с
Барьерлар аша 100 метрга йөгерү
1. Светлана Топилина – 13,03 с
2. Нина Аргунова – 13,13 с
3. Екатерина Галицкая – 13,17 с
5000 метрга йөгерү
1. Елена Коробкина – 15:43.77
2. Наталья Попкова – 15:31.27
3. Гөлшат Фазлитдинова – 15:32.15
Ир-атлар
Колга белән сикерү
Бер үк вакытта өч спортчы Россиядә иң яхшы сезон нәтиҗәсен күрсәттеләр, ә сынаулар саны буенча Илья Мудров һәм Сергей Кучеряну җиңү яуладылар.
1-2. Сергей Кучеряну – 570 см
1-2. Илья Мудров – 570 см
3. Дмитрий Стародубцев – 570 см
Озынлыкка сикерү
1. Александр Петров – 8,02 м
2. Павел Шалин – 7,92 м
3. Денис Богданов – 7,92 м
Сөңге ыргыту
1. Валерий Иордан – 78,20 м
2. Дмитрий Тарабин – 74,63 м
3. Герман Комаров – 73,95 м
Барьерлар аша 400 метрга йөгерү
Яшүсмерләр арасында Европа чемпионы Тимофей Чалый, шәхси рекорд куеп, җиңүче булды.
1. Тимофей Чалый – 49,15 сек
2. Денис Кудрявцев – 49,32 сек
3. Олег Миронов – 50,11 сек
Чүкеч ыргыту
1. Алексей Королев – 74,28 м
2. Денис Лукьянов – 74,23 м
3. Анатолий Поздняков – 74,09 м
Барьерлар аша 100 метрга йөгерү
1. Константин Шабанов – 13,67 с
2. Евгений Борисов – 14,00 с
3. Кирилл Недвах – 14,01
Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатының йомгаклау көнендә түбәндәге финаллар булачак:
Ир-атлар арасында:
өчләтелгән сикерү – 12.10 сәгатьтә башлана
биеклеккә сикерү – 12.15 сәгатьтә
200 метрга йөгерү – 12.45 сәгатьтә
800 метрга йөгерү – 13.00 сәгатьтә
диск ыргыту – 13.55 сәгатьтә
100 метрга дүртлек йөгерүе – 14.15 сәгатьтә
400 метрга дүртлек йөгерүе – 15.00 сәгатьтә
хатын-кызлар арасында:
сөңге ыргыту – 12.20 сәгатьтә
200 метрга йөгерү – 12.30 сәгатьтә
ядрә ыргыту – 12.35 сәгатьтә
1500 метрга йөгерү – 13.35 сәгатьтә
өчләтелгән сикерү – 13.50 сәгатьтә
100 метрга дүртлек йөгерүе – 14.00 сәгатьтә
400 метрга дүртлек йөгерүе – 14.50 сәгатьтә
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте