2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелегендә беренче медальләр уйнатылды

Казанда узган Россия беренчелегенең өченче ярыш көнендә юниорлар һәм юниоркалар арасында медальләр уйнатылды.

Юниорлар К 1 1000 метрга. Финал

Бер кешелек байдаркада ярымфинал ярышларында иң яхшылардан булган Павел Голубенкога (Ростов өлкәсе) финалда да беренче булу бәхете елмайды. Ул Мәскәүдән Антон Сорокинны һәм Мәскәү өлкәсеннән Дмитрий Буяновны узып китте.  

1. Павел Голубенко, Ростов өлкәсе – 3:42.452

2. Антон Сорокин, Мәскәү– 3:43.344

3. Дмитрий Буянов, Мәскәү өлкәсе – 3:43.693

Юниорлар С 1 1000 метрга. Финал

Бер кешелек каноэда финал ярышларында Ростов өлкәсеннән Алексей Процанов җиңеп чыкты. Ярымфиналда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Олег Колесниченко медальсез калды – алтынчы булды.

1. Алексей Процанов, Ростов өлкәсе – 4:03.328

2. Иван Лиховидов, Ростов өлкәсе – 4:07.056

3. Александр Тутаев, Мәскәү өлкәсе – 4:07.140

 

Юниоркалар К 1 1000 метрга. Финал

Кызлар арасында бер кешелек байдаркаларда Софья Кирюхина җиңүче булды. Ярымфинал ярышларында лидер булган  Алена Жигалина (Татарстаннан) дүртенче булды.

1. Софья Кирюхина, Волгоград өлкәсе – 4:11.790

2. Александра Соколова, Кострома өлкәсе – 4:13.100

3. Екатерина Медведева, Тверь өлкәсе – 4:15.703

Юниорлар К 2 1000 метрга. Финал

Ике кешелк байдаркада ярышта Тверь өлкәсе егетләре Артем Милошевич/Артур Милошевичлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.  Алар Мәскәүдән булган көндәшләрен бер секундка диярлек артта калдырдылр.

1. Артем Милошевич/Артур Милошевич, Тверь өлкәсе– 3:26.463

2. Никита Борисенко/Антон Сорокин, Мәскәү – 3:27.875

3. Кирилл Буцких/Олег Гусев, Рязань өлкәсе – 3:28.211

 

Юниорлар С 2 1000 метрга. Финал

Ике кешелек каноэда Илья Исаев һәм Дмитрий Шаров яулаган җиңү бәхәссез. Алар иң якын көндәшләрен 4 секундтан артыгракка артта калдырдылар.

1. Илья Исаев/Дмитрий Шаров (Астраханская обл), Мәскәү өлкәсе – 3:50.329

2. Иван Лиховидов (Ростов өлкәсе) /Артем Шацкий (Ростов өлкәсе), Тверь өлкәсе – 3:54.879

3. Илья Павлов/Владимир Тарнакин, Мәскәү – 3:56.273

Юниоркалар К 2 1000 метрга. Финал

Мәскәү дуэты Юлия Тимофеева һәм Ксения Останий да бик ныклы рәвештә җиңделәр.  Алар алтынны көндәшләрен 5 секундка узып китеп алдылар.  

1. Юлия Тимофеева/Ксения Останий, Мәскәү – 4:03.119

2. Лилия Фархутдинова/Кристина Полежай, Самара өлкәсе – 4:08.025

3. Мария Молгачева/Екатерина Сырицына, Мәскәү – 4:09.510

 

Юниорлар К 4 1000 метрга. Финал

Дүрт кешелек байдаркада 1000 метрга ярыш финалында Тверь өлкәсе вәкилләре (Антон Бельской, Дмитрий Синельник һәм  Егор Кучковский) җиңеп чыктылар. Алар Мәскәү өлкәсе спортчылары Дмитрий Буянов, Евгений Беляков һәм Андрей Тодирканы секундның бер мизгеленә генә узып киттеләр.

1. Тверь өлкәсе командасы – 3:07.025

2. Мәскәү өлкәсе командасы – 3:07.353

3. Свердловск өлкәсе командасы – 3:09.081

Юниорлар С 4 1000 метрга. Финал

Каноэчылар арасында Илья Исаев, Дмитрий Шаров (Әстерхан өлкәсе) һәм  Роман Рубцовның башкалардан өстенлеге ярыйсы ук сизелерлек – 4 секундка якын иде. Ростов егетләре  Алексей Процанов, Александр Косарев һәм Максим Карташов икенче булдылар.

1. Мәскәү өлкәсе командасы – 3:36.625

2. Ростов өлкәсе командасы – 3:40.021

3. Краснодар крае командасы – 3:40.040

Шимбә көнне Спортның ишү төрләре үзәгендә тагын 10 дисциплинада җиңүчеләр билгеле булачак. Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге 18 августка кадәр барачак.

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте

Ixgkhgggvu
Третий соревновательный день 15.08.2014