2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Соңгы алтын – Россиянеке!

Ир-атлар арасында дүртле каноэларда 200 метрга ишү буенча финал узышында Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының соңгы медальләре уйнатылды.

Ярышларның соңгы алтынын Россия спортчылары яулады. Безнең команда экипажы (Павел Петров, Николай Липкин, Рамиль Алимов, Олег Шелегов) тигез, көчле хәрәкәтләре белән көймәне финишка беренче булып җиткерде. Көчле көндәшләр – Белоруссия (Сергей Приволькин, Джанис Реут, Андрей Жаваранак, Джанис Маклай), Чехия (Войтек Русо, Мартин Эгермайер, Томас Янда, Радек Мисковский), Польша (Павел Сковронский, Мариуш Рушинский, Томаш Поспич, Жакоб Кожбиаль) һәм Украина (Виталий Верхелес, Денис Камерилов, Олег Тарновский, Эдуард Шеметило) командалары артта калды. Шулай итеп, алтын – Россия командасыныкы (вакыт – 40,73 сек.), көмеш медальләр – Белоруссиянеке (41,49 сек.), бронза – Чехия вәкилләрендә (41,91 сек.)

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты