Казанда Спортның ишү төрләре үзәгендә Россия беренчелегенең йомгаклау ярышлары булып узды.
Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелегенең соңгы көнендә “дракон” классындагы көймәләрдә ярышлар узды. Егетләр, кызлар, шулай ук микста медальләр уйнатылды.
Юниоркалар Д 10 200 метрга
Кызлар арасында җиңүгә, көндәшләрен бер секундтан артыккарак узып, “Мастерс” командасы лаек булды.
1. Мастер - 58.802
2. Дон - 1:00.648
3. Марлин - 1:04.738
Юниорлар Д 10 200 метрга
Егетләр арасында Приморье краеның"Владивосток тигрлары" командасы иң яхшысы булды.
1. Владивосток тигрлары - 52.497
2. Кубань - 53.054
3. Марлин - 55.336
4. Дон - 55.709
Микс Д 10 200 метрга
1. Шторм - 52.491
2. Владивосток тигрлары - 53.915
3. Кубань - 54.748
4. Родник - 55.224
Россия беренчелеге Казанда 12-18 август көннәрендә узды. Бу вакыт аралыгында 83 комплект бүләк уйнатылды, ярышларда 300ләп спортчы катнашты.
"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте