2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Kazan Volunteers командасы дзюдо буенча дөнья чемпионатында стажировкага кереште

Казаннан 10 бәхетле зат “яз-җәй 2014” спорт сезоны нәтиҗәләре буенча волонтерлар өчен “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО тарафыннан оештырылган чираттагы стажировкада катнашу хокукын алдылар. Бу юлы Казан волонтерлары Чиләбегә – Көньяк Урал башкаласына юл алдылар.

Биредә 25 августта дзюдо буенча дөнья чемпионаты старт ала. Россия бу турнирны тарихта беренче тапкыр кабул итә. Стажировка волонтерларны мотивацияләү, аларның эшен тану һәм бүләкләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Командага сайлап алу критерийлары булып 2014 елда спортныкы булган һәм спортныкы булмаган чараларда җыелган волонтерлык эше сәгатьләре, инглиз һәм башка телләрне белү, шулай ук халыкара чараларда катнашу тәҗрибәсе торды.  Нәтиҗәдә стажировкада катнашучылар дип Кирилл Андреянов, Алия Замалдинова, Альбина Гыйләҗетдинова, Михаил Исаев, Эльвира Каримова, Аделина Кузина, Анастасия Новиченко, Динара Хәйретдинова, Тимур Хәсәнов, Энҗе Ягъфәрова, шулай ук “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО департаментының волонтерлар белән эшләү буенча әйдәп баручы менеджеры Айрат Мөбарәкшин танылды.

Татарстан делегациясе вәкилләре копилкасында бай тәҗрибә – егет-кызлар катнашкан чаралар арасында Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары, 2014 елда Сочида узган XI кышкы паралимпия уеннары, 2013 елда Мәскәүдә узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты һәм башкалар. Моннан тыш алар волонтерлар сыйфатында “өйдә” узган күп кенә чараларда – бадминтон буенча Европа чемпионатында, Worldskills Russia  эшче белгечлекләре буенча милли чемпионат, юниорлар арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтование буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча ФИНА Дөнья кубогы һәм башкаларда да катнаштылар.

Дзюдо буенча дөнья чемпионаты оештыру комитетының чараның волонтерлык программасын гамәлгә ашыруны координацияләүче вәкилләре Татарстан вәкилләрен, аларның бай тәҗрибәләрен һәм телләрне яхшы белүләрен исәпкә алып, төп позицияләргә билгеләгәннәр.  Казанлылар Чиләбедәге коллегаларына «Спорт командалары атташесы», «Килү һәм китү», «Спорт мәйданчыгы», «Транспортировка», «Волонтерлар эшен оештыру» кебек юнәлешләрдә ярдәм итәчәкләр. Стажировка 2014 елның 22 августыннан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Дзюдо буенча дөнья чемпионатында стажировканың 2014 елда икенчесе булуын да искәртеп узыйк. 2013 елдагы Универсиададан соң инде берничә стажировка узды, шул исәптән 2013 елда Мәскәүдә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, Санкт-Петербургта  бөтендөнья сугышчан сәнгать уеннары һәм 2014 елда Бразилиягә футбол буенча дөнья чемпионатына. Моннан тыш Казанның традицион рәвештә бөтен Россиядән волонтерларны җәлеп итә торган үзәк булуын да әйтергә кирәк – бу елда гына да спорт башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Самара, Киров, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән 150 егет-кыз килеп китте.

Анастасия Новиченко фотолары.

 

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте