2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда дөнья хоккее легендалары һәм "Ак Барс" ветераннары бозда көч сынашты

Бүген Казанда Спорт сарае бозында "Хоккей легендалары" хәйрия матчы булды. "Дөнья хоккее легендалары" һәм "Хоккей ветераннары" командалары бер-берләренә каршы чыктылар анда. Соңгы команда составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Хәйрия матчында катнашыр өчен Казанга Россия һәм чит илләрнең хоккей йолдызлары - Скотт Макферсон, Андрей Коваленко, Алексей Яшин килделәр. "Хоккей ветераннары" командасы составында бозга "Ак Барс"ның элеккеге уенчылары, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар чыкты. 

Матч башланыр алдыннан Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тамашачыларга мөрәҗәгать итте. "Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте исеменнән сезне безнең шәһәрдә сәламләргә телим. Бу турнир 2008 елда уздырыла башлады, ә бүген аны Россиянең спорт башкаласы - Казан беренче тапкыр кабул итә. Бу турнирны республика шәһәрләрендә ел саен үткәрербез дип өметләнәбез", - диде ул. .

Тамашачыларга һәм хоккейчыларга бу юлы Казанга килә алмаган, әмма алга таба Татарстан башкаласын күрергә өметләнүче легендар канада хоккейчысы Фил Эспозитның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

Боздагы көрәш 5:5 исәбе белән тәмамланды һәм көндәшләр җиңүчене штраф алкасы белән билгеләделәр. "Дөнья хоккее йолдызлары" көчлерәк булып чыкты.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте