2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Әйдәп баручылар – Россия һәм Италия җыелмалары

Казандагы «Свияга» стендка ату комплексында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренчел ярыш – Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты дәвам итә.

Чемпионат, нәкъ Универсиада ярышлары вакытында сыман ук, тулы программа буенча үткәрелә. Стендка ату буенча ярышларның төрле дисциплиналарында төп фавроитлар – спортның бу төрендә әйдәп баручы Италия һәм Россия җыелмалары.

Барлык илләр дә ярышларда тулы командалар катнаштыра алмады. Әйтик, ир-атлар арасында өч программада да Россия, Италия һәм Казахстан җыелмалары гына чыгыш ясарга ниятли. Ир-атлар арасында трап буенча ярышларда 8 команда вәкилләре – Россия, АКШ, Польша, Италия, Словакия, Чехия, Кипр һәм Казахстан спортчылары катнаша. Ир-атлар арасында скитта – 6, дубль-трапта исә аннан да кимрәк – 4 җыелма гына медальләргә өметләнә ала.

Хатын-кызлар арасында ярышларда Россия һәм Казахстан командалары гына туры составта чыгыш ясый. Италия данын 2 спортчы яклый, икесе дә скит дисциплинасында катнаша. Әмма, Польша командасы да катнашу сәбәпле, ярышларның бу төре буенча да командалар арасында ярышлар узачак.
Чемпионатның беренче көнендә трап дисциплинасында дүрт команда – Россия, Италия. Казахстан һәм Словакия кызлары ярышачак.

Гомумән, ярышларда 11 илдән 32 хатын-кыз спортчы катнашачак. Ир-атлар арасында турнирда көндәшлек көчлерәк: 16 илдән 64 атучы. Шунысы кызык, 4 спортчы стендка атуның ике төрендә – трап һәм дубль-трапта ктанашырга исәпли. Алар – Казахстан егетләре Виктор Хасьянов, Андрее Могилевский, Максим Коломейц һәм Венгрия вәкиле Андреас Соллар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты