2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиянең бер спортчысы финалга үтүгә өметләнә ала

Казанда, «Свияга» стендка ату комплексында хатын-кызлар арасында трап буенча шәхси исәптә лидерлар билгеләнде.

Бер генә спортчы да бер сериядә дә максималь нәтиҗә күрсәтә алмады. Италия вәкиле Сильвана Станго тотрыклы нәтиҗә күрсәтте – һәр сериядә 23әр мишеньгә төз атты. Ике сериядән соң АКШ спортчысы Бранди Хоббс исәбендә – бер баллга кимрәк. Тагын ике спортчы – Татьяна Барсук (Россия) белән Марина Моиоли (Италия) 44әр очко җыйды.

Россия кызлары Светлана Крашенинникова белән Лия Шәрипова икенче сериядә беренчесенә караганда начаррак атты, нәтиҗәдә, 40 һәм 39 балл гына җыя алды. Квалификациянең соңгы сериясе алдыннан алар 12нче һәм 14нче урыннарда.

Өченче сериядә финалга үтүче 6 спортчы билгеләнәчәк, алар үзара Студентлар арасында стендка ату буенча дөнья чемпионаты медальләрен уйнатачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты