2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россияле Коньков студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионатының финалына үтте

Казанда узучы Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионатында ядрә белән атучылар арасында чираттагы квалификация раунды тәмамланды.

Россия вәкиле Андрей Коньков студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионатында винтовкадан 50 метр ераклыктан ятып ату ярышларының финалына үтте. Квалификация этабында ул 595 очко җыйды һәм дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Беренче урыннан финалга Казахстан спортчысы Александр Ермаков узды.
Финалда катнашу хокукын бирүче соңгы, сигезенче юллама өчен атышуда 7 спортчы катнашты. Алар арасында Россия вәкиле Назар Лугинец та бар иде, әмма аңа бәхет елмаймады.

4 – 9 сентябрьдә Казанда үтүче Студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионатында 18 – 27 яшьлек спортчылар катнаша. Ядрә белән атучылар ТР эчке эшләр министрлыгының Мирный бистәсендә урнашкан спорт базасында көч сынаша.

Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты. Казан
Ядрә белән ату. Ир-атлар. Квалификация. Винтовка ятып. 50 м.

1. Александр Ермаков (Казахстан) – 597 балл
2. Золтан Балаж (Словакия) – 597
3. Хенри Юнгханель (Германия) – 596
4. Андрей Коньков (Россия) – 595
5. Махди Жафарипуа (Иран) – 595
6. Зденек Кадек (Словакия) – 594
7. Юн Хьён Ким (Көньяк Корея) – 594

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты