2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Италия җыелмасы – дөнья чемпионатының беренче җиңүчесе

Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионатының Казандагы «Свияга» стендка ату комплексында үтүче өлешендә беренче чемпион хатын-кыз командалары арасында трап ярышларында билгеләнде.

Идел елгасының гаҗәеп матур ярында урнашкан ату комплексы стендка ату осталары арасында популярлык казанырга өлгерде инде. Студентлар арасында дөнья чемпионаты да – биредә үткәрелүче беренче халыкара ярыш түгел. Бер ел элек «Свияга» Европа чемпионатын кабул итте, ә Бтенроссия ярышларын Казан артында үткәрү матур традициягә әйләнде.

Үз өеңдә диварлар да ярдәм итә, диләр. Әмма чемпионатның беренче төр программасы – трапта катнашучы Россия хатын-кыз спортчыларына үз диварлары өстәмә сынау әйләнде.

Беренче сериядә безнекеләрдән иң яхшы нәтиҗәне, 23 мишеньга төз атып, Татьяна Барсук күрсәтте. Лия Шәрипова исәбендә – 21, Светлана Крашенинникованың – 19 төз ату. Хатын-кызлар арасында ату буенча ярышлар нәтиҗәсен беркайчан да алдан әйтеп булмый, бер серия эчендә барысы да кинәт үзгәреп тә куярга мөмкин. Әмма пьедесталга эләгү өчен безнең кызларга беренче сериядән үк яхшырак атарга кирәк иде.

Икенче серия бу фикерне көчәйтте генә. Россиянең төп көндәше – Италия спортчылары беренче сериядә дә, икенчесендә дә яхшы атты. Нәтиҗәдә, Сильвана Станго, Марина Моиоли һәм Ерика Профумо ике сериядән соң өчесенә 130 очко җыйды. Россия кызлары ярышларның бу этабына 123 очко белән килеп җитте. Соңгы сериядә 7 баллга калышуны юкка чыгару һәрвакыт авыр.

Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да. Италия җыелмасы командалар арасында ярышларда җиңде (191 очко). Икенче урында калган Россия исәбендә – 188 балл. Бронза медальләргә 179 очко җыйган Казахстан спортчылары лаек булды. Дүртенче урында – Словакия кызлары (175 очко).

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты