2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лугинец финалга эләкми калды

Студентлар арасында ату буенча IV Дөнья чемпионатында винтовкадан ятып ату буенча финалга чыгу өчен соңгы юлламалар уйнатылды.

Япония вәкиле Йосуке Шибата студентлар арасында ату буенча IV Дөнья чемпионатында винтовкадан 50 метрга ятып атышу буенча ярымфиналда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Япония спортчысы ярымфиналда катнашучы 6 спортчы арасында иң төз атучы булып чыкты. Аның көндәшләре арасында Россия Павел Лугинец та бар иде.
Моңа кадәр квалификация раунды аша җиде спортчы финалга үткән иде инде. Алар арасында Россия спортчысы Андрей Коньков та бар. Ул финалга дүртенче нәтиҗә белән чыкты.

Студентлар арасында ату буенча IV Дөнья чемпионаты Казанда 4-9 сентябрьдә үтәчәк. Ярышларда 18 яшьтән 27 яшькәчә спортчылар катнаша. Спортчылар ядрә белән пневматик пистолеттан, пневматик винтовкадан, тиз атучы пистолеттан ату буенча ярышачаклар. Җиңүчеләр 10, 25 һәм 50 метрдан атуда билгеләнәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты