2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Германиядән Юнгханель винтовкадан ятып буенча дөнья чемпионы, Коньков – дүртенче

Казанда, ТР эчке эшләр министрлыгының Мирный бистәсендә урнашкан спорт базасында үтүче Студентлар арасында ядрә белән ату буенча дөнья чемпионатында Россия командасы беренче тапкыр медальләрсез калды.

Германия вәкиле Хенри Юнгханель Студентлар арасында ядрә белән ату буенча дөнья чемпионатының алтын медален яулады. Винтовкадан 50 метр ераклыктан ятып ату буенча ярышлар финалында ул 700,5 балл җыйды.

Көмеш медаль – Казахстан спортчысы Александр Ермаков исәбендә (699,5 очко). Бронзага 698,5 балла җыйган Мәһди Җәфарипуа (Иран) лаек булды. Россия атучысы Андрей Коньков дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, чемпионатта тәүге тапкыр безнең спортчылар медальләрсез калды.

Студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионаты. Казан.
Ядрә белән ату. Ир-атлар. Финал. Винтовка ятып. 50 м.

1. Хенри Юнгханель (Германия) – 700,5 балл
2. Александр Ермаков (Казахстан) – 699,5
3. Махди Җәфарипуа (Иран) – 698,5
4. Андрей Коньков (Россия) – 696,9
5. Зденек Кадек (Словакия) – 696,6
6. Золтан Балаж (Словакия) – 696,6
7. Юн Хьён Ким (Көньяк Корея) – 696,5
8. Йосуке Шибата (Япония) – 695,0

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты