2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиялеләр – алдынгылар арасында

Казандагы «Свияга» ату комплексында Студентлар арасында стендка ату буенча IV дөнья чемпионаты дәвам итә. Ир-атлар арасында шәхси исәптә трап дисциплинасы буенча өч квалификация сериясеннән соң лидерлар билгеләнде.

Ярышларның бу төрендә катнашучыларга ике көн дәвамында көч сынашырга туры киләчәк. Бүген исә алар һәр сериядә75әр ату ясау өчен 3 тапкыр мәйданга чыкты.

Хатын-кызлар арасында 100 процентлы күрсәткечләргә бер генә спортчы да ирешә алмаса, ир-атлар арасында андыйлар өч этапның барысында да табылды. 25тән 25 нәтиҗәсенә ирешкән 3 спортчы арасында безнең Максим Смыков та бар. Әмма ул икенче сериядә дүрт «тәлинкә»гәэләгә алмады һәм гомуми исәптә 14нче урынга ук төшеп китте.

Россия җыелмасының тагын ике спортчысы Виктор Васичкин белән Денис Зотов исә икенче сериядә җанатарларын сөендерде. Бу юлы инде Виктор барлык мишеньнәргә эләкте, гомуми исәптә 49 балла җыйды һәм икенче урынга чыкты. Ике сериядә дә24әр очко җыйган Зотов исә ике сериядән соң 4нче урынны биләп торды.
Васичкин белән Зотовның төз атуы Россия җыелмасына командалар арасында көрәштә дә Италия белән аерманы арттыру мөмкинлеген бирде. Беренче сериядән соң италиялеләр 2 очкога гына калышса, икенчесеннән соң бу күрсәткеч 4кә кадәр артты. Безнекеләр исәбендә – 143 балл, көндәшләрнең – 139 гына.

Икенче сериядән соң шәхси исәптә лидер да үзгәрде. Италия спортчысы Валерио Грацини беренче сериядә яуланган 25 очкосына тагын 23не генә өсти алды. Нәтиҗәдә, беренче-икенче урынга Чехиядән Ян Пивар белән безнең Виктор Васичкин күтәрелде.

Өченче сериядән соң лидерлар янә үзгәрде. Денис Зотов үзен бик оста күрсәтте: барлык мишеньнәргә дә төз атып, ярышларның тәүге көнен беренче урында тәмамлады. Әмма тагын ике спортчының Ян Привара белән Брайан Барроузның (АКШ) исәбендә шулай ук 73әр балл бар. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: гомуми нәтиҗәдә ике яисә берничә спортчының баллары саны тигез булган очракта җиңү соңгы сериядә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән спортчыга бирелә.

Виктор Васичкин соңгы сериядә 3 тапкыр эләкмәде. Нәтиҗәдә – аның 71 очко һәм 8чне урын. Шундый ук нәтиҗәгә Грацини (Италия), Вели-Матикайне  Матикайнен (Финляндия) һәм Андрес Соллар (Венгрия) да иреште. Австралия атучысы Джошуа Коллардның – 72 балл.

Команда ярышларында өч сериядән соң Россия җыелмасы әйдәп бара. Безнекеләр исәбендә – 221 очко. Икенче урындагы команда белән аерма да шул ук – 4 балл. Әмма икенче урынны көн нәтиҗәләре буенча Чехия егетләре биләп тора. АКШ командасыны исәбендә дә 207 балл, әмма соңгы сериядә чехлар – 70, америкалылар 69 балл җыйды. 204 очко җыйган Италия командасын исә 205 балл белән Кипр җыелмасы да узып китте.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты