2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан дзюдо буенча Россия беренчелеген кабул итә

Татарстан башкаласы чираттагы тапкыр дзюдо буенча зур спорт ярышларын кабул итәргә әзерләнә. 2011 елда зурлар арасында Россия чемпионатын һәм 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздырганнан соң Казан дзюдо буенча 1998-2000 нче елгы егет-кызлар арасында Россия беренчелеге финалын уздыра.

Турнир 12 февральдән 15 февральгә чаклы “АК БАРС” көрәш сарае келәмендә узачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак. Ярышларда катнашыр өчен Казанга Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1000 спортчы һәм рәсми зат киләчәк. 

Гыйнвар уртасында Россия төбәкләрендә Казанда февральдә узачак  ил беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булып торучы федераль округлар беренчелеге булып узган иде. Себернең иң көчле спортчыларын Хакасия башкаласы Абаканда, Көньякныкын – Майкопта, Төньяк-Көнбатышныкын – Мурманскида, Уралныкын – Чиләбедә, Ерак Көнчыгышныкын – Нерюнгрида, Кырымныкын – Севастопольдә, Төньяк Кавказныкын – Нальчикта, Үзәкнекен – Курскида, Идел буеныкын – Кировта, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта билгеләделәр.

Казанда узачак беренчелектә яшүсмер егетләр арасында – 9, кызлар арасында – 8 категориядә 17 комплекттан торган бүләкләр уйнатылачак . Нәтиҗәдә иң көчле дзюдочылар 2015 елның июлендә Болгариядә узачак Европа беренчелегендә, август аенда Босния һәм Герцеговинада узачак дөнья беренчелегендә һәм башка халыкара ярышларда чыгыш ясаячак Россия  җыелма командасын яңартачаклар.

Ярышларның беренче көнендә – 12 февральдә Татарстан келәмендә кызлар арасында 40 һәм 44, егетләр арасында 46 һәм 50 кг авырлык үлчәүләрендә медаль алучылар ачыкланачак. 13 февральдә исә 48, 52 һәм 57 кг авырлык үлчәвендәге кызлар, шулай ук 55 һәм 60 кг авырлык үлчәвендәге егетләр медаль өчен көрәшәчәк. 14 февральдә келәмгә 63 кг авырлык үлчәвендәге кызлар һәм 66, 73 һәм 81 кг авырлык үлчәвендәге егетләр чыгачак. Турнирның тәмамлану көнендә – 15 февральдә соңгы 4 комплект бүләкләр: кызлар арасында 70 һәм аннан да артык авырлык үлчәвендә, егетләр арасында 90 һәм аннан да артык авырлык үлчәвендә булган спортчылар көч сынашачак дип белдерелә Россия дзюдо федерациясе сайтында.  

Беренчелекне ачу тантанасы 12 февральдә 16.30 сәгатьтә булачак. Анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия дзюдо федерациясе президенты Василий Анисимов, Россия дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров, Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча Россия Федерациясе федераль хезмәте идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаев һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Беренчелекне уздырганда Kazan Volunteers ның “Урнашу”, “Тамашачылар белән эш”, “Спортчылар авылы”, “Медицина тәэмин ителеше”, “Ярышлар зонасы”, “Протокол”, “Транспорт”, “Волонтерлар эшен оештыру” юнәлешләре буенча 80 волонтеры катнашачагын да әйтеп китәргә кирәк. Команданың төп өлеше “Ак Барс” көрәш сараена, шулай ук спортчылар урнашкан урыннарга  җәлеп ителәчәк. Егет-кызлар эшкә 11 февральдә керешәчәкләр һәм оештыру комитетына 6 көн дәвамында ярдәм итәчәкләр.  

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте