2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Морозовның чираттагы җиңүе. Россия Кубогы финалының бишенче көн нәтиҗәләре

Владимир Морозовның өченче алтын медале, Юлия Ефимова һәм Светлана Чимрованың җиңүләре — йөзү буенча Россия кубогы финалының чираттагы көн нәтиҗәләре турында.

Big_nalx3230

Мәскәүдән Евгений Куликов Россия кубогы финалында өч тапкыр җиңүче булды. Кроль белән 400 һәм 1500 метрга йөзүдә алган беренче урыннары янына 800 метрга бәйгедә дә беренчелекне өстәде. Кызганычка каршы, бу узышларның берсендә дә Куликов дөнья чемпионатына уза алмады.

— Бер дистанциядә дә нормативка ирешеп булмады, димәк, әзерлектә нидер дөрес булмаган. Нәрсә, ничек, кайда икәнен тренер белән бергә төзәтербез. Универсиадага кадәр хаталарны төзәтергә һәм анда халыкара югарылыкта яхшы чыгыш ясарга тырышачакмын, — диде Куликов журналистларга.

Ир-атлар. 800 метр, ирекле стиль

1. Евгений Куликов (Мәскәү) – 7.57,12

2. Евгений Елисеев (Мәскәү) – 8.01,30

3. Алексей Солпековский (Псков өлкәсе) – 8.02,06

Big_nalx3380

Казанга бик оптималь формада килмәсә дә, 200 метрга брасс белән йөзүдә, көтелгәнчә, Юлия Ефимова җиңү яулады. Спортчы дөнья чемпионаты нормативын үтәде, ә призлы урыннар яулаган Ирина Новикова һәм Мария Темникова моны эшли алмады.

— Мин нормативны үти алмасмын дип бик курыктым. Беренче килә алмам, җиңелермен дип түгел, ә нәкъ менә норматив өчен борчылдым. Аны үтәргә кирәк иде. Хәзер инде бар мәсьәләләр дә хәл ителгән, илле метрга бер рәхәтлек белән йөзәчәкмен. Мин инде старт алдыннан ук, көндәшләремнең яшь булуына карамастан, беренче булачагымны аңладым. Мине вакыт ягы гына борчый иде, — дип белдерде узыштан соң Ефимова.

Хатын-кызлар. 200 метр, брасс.

1. Юлия Ефимова (Төмән өлкәсе) – 2.25,55

2. Ирина Новикова (Мәскәү) – 2.27,03

3. Мария Темникова (Мәскәү) – 2.28,29 

Big_nalx3428

100 метрга ирекле стиль белән йөзү, һичшиксез, көн кадагындагы узыш иде, чөнки монда берьюлы берничә спорт йолдызы көч сынашты. Аларның теләсә кайсы җиңәргә мөмкин иде, тик шулай да Владимир Морозов беренче булды, һәм шулай итеп Россия Кубогы финалының өченче алтын медален кесәсенә салып куйды.

— Беренчел максат 48 секунд чиген узу иде. Ярымфиналда шактый читен булды. Аннары бар көчемне башка юнәлештә тупладым, дистанцияне ничек башлау турында тренер белән сөйләшеп, киңәшләшеп алдык. Тизрәк башлап китәргәк кирәк иде. Башлангыч этапта һәм ярымфиналда мин көчне экономияләргә тырыштым, ләкин суга тирәнрәк кенә керә бара идем, шуңа күрә йөзү дә авыррак булды. Бүген хатамны төзәттем, — дип билгеләп үтте җиңүче.

— Морозов Россия Кубогы финалында шаккатыра. Тик ул мине элек тә гаҗәпкә калдыра иде. Без тренировкаларда бергә шөгыльләнәбез, көн саен күрешеп торабыз. Аның җиңәчәген алдан күзаллап булмый. Мин аның 48 секунд чиген узачагын көтә идем, һәм иң әүвәл, аның белән ярыштым, — дип мактап телгә алды җиңүчегә уннан ике секунд оттырган Никита Лобинцев Морозовны.

Ир-атлар. 100 метр, ирекле стиль

1. Владимир Морозов (Волгоград өлкәсе) – 47,93

2. Никита Лобинцев (Мәскәү – Свердловск өлкәләре) – 48,17

3. Данила Изотов (Краснодар крае) – 48,18

Big_nalx3476

Бу көннең соңгы финал бәйгесендә — хатын-кызлар арасында 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә беренче урын өчен көрәш бик киеренке булды. Дистанциянең соңгы метрларында тәҗрибәле Ирина Беспалова белән Вероника Попованы узып, Светлана Чимрова җиңү яулады.

— Барысы да яхшы килеп чыкканга мин бик сөендем. Нәтиҗәләрем яхшы, мин шат. Ярымфиналда мин артык борчылдым. Нәрсәдер мине бик калтыратып җибәрде, ә финал алдыннан тренер киеренкелекне бетерергә кирәк икәнен искәртте. Мин тынычландым һәм нәрсәгә сәләтле икәнемне күрсәттем. Аның сүзләре миңа ышаныч өстәде, — дип белдерде бәхетле спортчы.

Хатын-кызлар. 100 метр, баттерфляй

1. Светлана Чимрова (Мәскәү) – 58,51

2. Ирина Беспалова (Архангельск өлкәсе) – 58,65

3. Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 58,98

Су спорт төрләре сараенда узучы Россия Кубогы финалының алтынчы көнендә 7 финал бәйге булачак: ир-атлар арасында  —  100 метрга баттерфляй белән йөзүдә, 50 һәм 200 метрга аркада йөзүдә, 50 метрга брасс белән йөзүдә һәм 4 тапкыр 200 метрга (эстафета) ирекле стиль белән йөзүдә; хатын-кызлар арасында ирекле стильдә 200 һәм 800 метрга йөзүдә.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты