2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лидерлар бирешми. Россия Кубогы финалының алтынчы көне нәтиҗәләре

Коротышкин, Зуева, Вятчинин, Морозов һәм Попова җиңүе – барысы да Казандагы Россия Кубогы финалының алтынчы көнендә.

Big_nalx3688

   Спорт программасын 800 метрга ирекле стильдә чыгыш ясаучылар ачып җибәрде. Көрәш соңгы метрга кадәр барды һәм Анастасия Крапивина Елизавета Горшкованы узып китеп, җиңү яулады. Кызганычка каршы, спортчыларның берсе дә дөнья чемпионаты нормативын үти алмады.

Хатын-кызлар. 800 метр, ирекле стиль

1. Анастасия Крапивина (Мәскәү - Липецкая) – 8,45.52

2. Елизавета Горшкова (Мәскәү) – 8.46,33

3. Анастасия Иваненко (Санкт-Петербург) – 8.57,63

Йөз метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә Казандагы Россия Кубогы финалында алтынга ия булган евгений Коротышкин бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Беренчел йөзүдә һәм ярымфиналда спортчы күләгәдәрәк торса, хәл иткеч моментта аны туктатып булмады.

Уенның кагыйдәләрен кабул итәргә кирәк. Уен кагыйдәләре исә бик гади – финал вакыты гына исәпкә алына. Син беренчел йөзүдә, ярымфиналда көчеңне саклый аласың, иң мөһиме сигезлеккә эләгү. Эләгәсең икән, финалда бөтен көчеңә чыгыш ясарга кирәк. мин кайсы вакытта хәлне сакларга, кайчан күрсәтергә икәнне яхшы беләм. Бар көчеңне беренчел йөзүгә, ярымфиналга салсаң, финалга көчең калмавы бар. Шуңа күрә, барысын да исәпкә алырга кирәк, - ди йөзүче.

Россия кубогы финалы дүшәмбе, 22 апрельдә төгәлләнә.

Big_nalx3671

Ир-атлар. 100 метр, баттерфляй

1. Евгений Коротышкин (Мәскәү) – 51,53

2. Николай Скворцов (Калуга өлкәсе) – 52,07

3. Никита Коновалов (Волгоград өлкәсе) – 52,08

Вероника Попова Россия Кубогы финалында Виктория Андрееваны 200 метрлы дистанциядә узып китте. Элек андреева индивидуаль йөзүдә ике алтын медаль алган булган, ике алтын – эстафеталарда, ә бишенче җиңүгә аның йөгәре җитмәде. Попова аны бер секундка диярлек вакытка узып китте.

Индивидуаль йөзүдә җиңгәч рәхәт булып китте. Виктория Андрееваның җиңүенә бик шатмын, без бу хакта сөйләштек инде. Ниһаять, көндәшләр дә алга үрмәли. Көндәшлек - әйбәт нәрсә, - диде җиңүче.

Хатын-кызлар. 200 метр, ирекле стиль

1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 1,57.41

2. Виктория Андреева (Санкт-Петербург) – 1.58,54

3. Елена Соколова (Мәскәү) – 1.59,88

Big_nalx3879

Анастасия Зуева яшь Дарья җиңүне 50 метрга аркада йөзүдә Устиновадан тартып алды, ләкин дөнья чемпионаты нормативларына сыешмады.

Мин канәгать, нәтиҗәгә ирешмәсәм дә, барыбер мин җиңдем. Соңгы көчемә кадәр көрәштем, 100 метрга йөзү буенча дөнья чемпионатына һәм Универсиадага уздым. Минемчә бу яхшы нәтиҗә, - диде спортчы.

Хатын-кызлар. 50 метрга аркада йөзү

1. Анастасия Зуева (Пенза өлкәсе) – 28,50

2. Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 28,69

3. Мария Громова (Мәскәү) – 28,73

Аркадий Вятчанин 200 метрга аркада йөзү буенча менә дигән нәтиҗәләр күрсәтте. Бу йөзү аның өчен россия беренчелекләрендә соңгысы. Чыгышыннан соң, ул бүтән ил өчен чыгыш ясаячагын әйтте.

Аркадий Вятчанин буенча югалту ачысы тоймыйм, аның алдан ук планлаштырылган икәнлеге аңлашыла. Без бит чыннан да ул Барселонада дөнья чемпионатында җыелма өчен чыгыш ясар дип уйлаган идек. Ул алай булып чыкмады, - диде Йөзү буенча Бөтенроссия федерациясе башлыгы Владимир Сальников.

Ир-атлар. 200 метрга аркада йөзү

1. Аркадий Вятчанин (Төмән өлкәсе) – 1.57,54

2. Антон Анчин (Башкортстан Республикасы) – 1.59,09

3. Дмитрий Мальцев (Мәскәү) – 2.00,81

Big_nalx4026

Россия Кубогы финалындагы дүртенче алтын Владимир Морозовка шатлык китермәде, чөнки ул дөнья чемпионаты нормативын үтәмәде.

Тәҗрибә җитеп бетмәде. Бөтен дистанцияләрне дә мин брасс белән ничек йөзәргә кирәклеген белер өчен төрле техника, төрле темпта йөздем. Финишта хата җибәрдем. Бер цикл эшләмәү аркасында уннан икене югалттым дип уйлыйм, - диде Морозов.

Ир-атлар. 50 метр, брасс

1. Владимир Морозов (Волгоград өлкәсе) – 27,69

2. Олег Утехин (Пенза өлкәсе) – 27,95

3. Кирилл Стрельников (Волгоград өлкәсе) – 27,97

4 һәм 200 метрга кроль белән йөзү эстафетасында Мәскәү спортчылары җиңү яулады.

Ир-атлар. 4 һәм 200 метр, ирекле стиль

1. Мәскәү (Дмитрий Ермаков, Артем Лобузов, Егор Дегтярев, Михаил Полищук) – 7.18,53

2. Санкт-Петербург (Вячеслав Андрусенко, Евгений Айзетуллов, Александр Федоров, Александр Попков) – 7.26,18

3.  Коми республикасы  (Виктор Поляков, Илья Воловник, Игорь Ахлюстин, Роман Юсупов) – 7.39,00

 

 

 

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты