2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Универсиада алдыннан бөтен Казан спорт белән сулый"

Идел буе федераль округы югары уку йортлары арасындагы футбол ярышларында катнашучылар турнирны оештыру дәрәҗәсе һәм Казанда кунак булулары турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга нәкъ бер ай кала – 2013 елның 6 июнендә Казанда Идел буе федераль округы югары уку йортлары арасында футбол буенча Бөтенроссия беренчелеге башланды. Чемпионат матчлары «Олимп» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарында бара.

Турнирда Россиянең җиде шәһәреннән – Самара, Саранск, Оренбург, Түбән Новгород, Пенза, Казан һәм Ижевсктан –  8 коллектив катнаша.

Катнашучыларның 2013 елгы Универсиада башкаласында алган беренче кичерешләре бик шатлыклы иде. «Казанда бик күптән булганыбыз юк иде. Минем коллегаларым, тренерлар шәһәрне күреп бик аптырашта калдылар: Казан бик үзгәргән, - диде Самараның Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясе командасы тренеры Җәмил Шәрипов. –Универсиада алдыннан бөтен шәһәр спорт белән сулый. Без биредә спортчылар өчен тудырылган шартларга таң калдык».

Идел буе студентлары арасында футбол турниры 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел Казан беренчелекне оештыру комитетына ярышларны Универсиаданың сынау чарасы буларак үткәрергә тәкъдим иткән иде. Ярышлар программасына студентларның футбол матчлары гына түгел, ә оештыручылар, судьялар һәм тренерлар арасындагы дусларча футбол уеннары да, Идел буенда студентлар футболын үстерүгә багышланган семинар да кертелгән. Сүз уңаеннан, Казандагы студентлар Уеннарын Россия футбол берлеге вәкилләре дә тамаша кыла. Ярышлар исә нәкъ менә РФБ канаты астында үтә.

«Футболда иң  мөһиме – дусларча кәеф һәм бердәмлек, - ди ярышларның баш судьясы Владимир Ершов. – Бәлки, Казан Универсиадасы Россиядә студентлар спорты үсүгә этәргеч булыр».

Идел буе федераль округы югары уку йортлары арасындагы футбол ярышлары Казанда 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты