2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

15 июньдә юниорлар арасында җиңел атлетика буенча РФ беренчелегендә 15 комплект медаль уйнатыла

2013 елгы Универсиада башкаласында 14-16 июньдә юниорлар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар уза.

Шимбә, 15 июньдә, Казанда  юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге ярышларының икенче көне старт алды.Ярышлар Ташаяк урамы, 2а йортта урнашкан Үзәк стадионда уза.   

Бүген җиңел атлетлар өч төрле дисциплина: йөгерү, техник һәм сикерү  буенча көч сынашачак. Кызлар һәм егетләр 200, 400 һәм 800 метрга йөгерү, киртәләр аша 400 метрга, 3000 метрга йөгерү буенча ярышларда медаль өчен көч сынашачак. Моннан тыш, егетләр чүкеч ыргыту, колга белән озынлыкка сикерү буенча узара ярышачаклар. Кызлар исә биеклеккә сикерү һәм диск ыргыту буенча медаль өчен көрәшәчәкләр. Спортчылар көненә барлыгы 15 комплект медаль өчен көч куячаклар.  

Беренчелектә 70 төбәктән 900 артык спортчы катнашачак, аларның чыгышына 160 судья бәя бирәчәк. 

Юниорлар арасындагы ярышлар Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан уздырыла торган сынау ярышларының соңгысы.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты