2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада алдыннан сикерешләр

Бу көннәрдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан сынау рәвешендә юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге уздырыла.

Бүген Үзәк стадионда сикерү дисциплиналары буенча ярышларны күзәтергә була. Ярышлар программасында: озынлыкка сикерү (хатын-кызлар, ир-атлар), колга белән сикерү (ир-атлар), биеклеккә сикерү (хатын-кызлар, ир-атлар), өч катлы сикерү (ир-атлар). Тамашачыларга керү ирекле.

Барлыгы 80 юниор катнаша, араларында - 7 спорт мастеры. Татарстан данын 5 спортчы яклый.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты