2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яшүсмер кызлар арасында 200 метрга йөгерүдә финалистлар билгеле булды

Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан уздырыла торган соңгы сынау ярышлары уза.

15 июньдә Казанда хатын-кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында 200 метрга квалификацион йөгерү булып узды. 65 спортчы 9 группага бүленде.

Финал йөгерешенә 8 юниор кыз узды: Николаева Анастасия, Макарова Марина, Трифонова Ирина, Коротченко Алина, Панищенко Мария, Подмарькова Арина, Конькова Анастасия, Тарасова Александра.

Иң яхшы нәтиҗәне Краснодар краеннан Коротченко Алина күрсәтте, ул дистанцияне 24.52 секундта йөгереп узды. Финал йөгереш 15 июньдә 18:30 сәгатьтә була.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Tzbxyyhyri
Определились финалистки забега на 200 м среди юниорок