2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Головатая и Чалый – РФ юниорлар беренчелегендә 400 м га киртәләр аша йөгерүдә җиңүчеләр

Казанда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада алдыннан соңгы сынау ярышлары уза.

15 июньдә Казанда яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында 400 м га киртәләр аша йөгерүдә финал бәйгеләр узды. Беренчел йөгерешләрдән соң финалга 8 спортчы кыз чыкты.

Хатын-кызлар арасында дистанцияне 58,54 с та узып Екатерина Головатая (Санкт-Петербург) җиңүче булды. Ир-атлар арасында иң яхшы вакытны Тимофей Чалый (Красноярск крае) күрсәтте. Ул дистанцияне 49,78 с та йөгереп узды, шул рәвешле элек Александр Беликов куйган рекордны (50,22 с) яңартты.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты