2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Васильева һәм Данилов юниорлар арасында Россия беренчелегендә 800 м га йөгерүдә җиңделәр

Казанда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада алдыннан соңгы сынау ярышлары уза.

15 июньдә Казанда яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында 800 м га йөгерүдә финал бәйгеләр узды.

Хатын-кызлардан Вера Васильева (Мәскәү өлкәсе), дистанцияне 2:05.3 вакыты белән узып, беренче булды.. Ир-егетләр арасында йөгерештә Евгений Данилов (Свердловск өлкәсе) 1:51.58 вакыты белән җиңү яулады.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты