2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге тѳгәлләнде

Ярышларның соңгы кѳнендә 14 комплект медаль уйнатылды.

Big_nalx6807

10000 метрга йѳгерү, ир-атлар

1. Рудольф Петрухин (Чуваш Республикасы) – 31:11.38

2. Евгений Плотников (Мәскәү-2) – 31:11.42

3. Алексей Викулов (Байкал аръягы крае) – 31:18.07

Ир-атлар арасында 10 километрга йѳгерү Чуваш Республикасы спортчылары триумфы белән тәмамланды. Рудольф Петрухин беренче килде. Икенче килгән Евгений Плотников параллель зачетта янә Чувашия ѳчен чыгыш ясый иде. Татарстан вәкиле Николай Васильев 14 нче урын алды.

5000 метрга йѳгерү, хатын-кызлар

1. Алена Кудашкина (Мордовия Республикасы) – 15:31.06

2. Ольга Николаева (Чуваш Республикасы) – 16:30.05

3. Ксения Федорчук (Чиләбе  ѳлкәсе) – 16:48.94

Big_nalx6809

Хатын-кызлар арасында 5 км га йѳгерүдә дә Чуваш Республикасы вәкиле призерлар исәбенә эләкте. Кѳмеш медальне Ольга Николаева яулады, ә җиңүче исә Алена Кудашкина булды, ул үзеннән соң соң йѳгерүче кѳндәшеннән бер минутлык ѳстенлек белән килде.

Ѳч катлы сикерү, хатын-кызлар

1. Дарья Нидбайкина (Мәскәү-1) – 13,58

2. Виктория Садохина (Мәскәү ѳлкәсе) – 13,26

3. Мария Сунцова (Мәскәү-2) – 12,94

Дарья Нидбайкина, беренче сикерүдә үк 13,32 метр нәтиҗәсе күрсәтеп Россия беренчелегендә үзенә җиңү гарантияләде. Кѳндәшләрнең берсе дә 13,26 метр чиген уза алмады, ә Мәскәү кызы исә үз нәтиҗәсен тагын 30 сантиметрга диярлек арттырды.

Диск ыргыту, ир-атлар

1. Алексей Худяков (Мәскәү-1) – 58,32

2. Александр Добренький (Мәскәү ѳлкәсе) – 58,18

3. Алексей Кулаев (Волгоград ѳлкәсе) – 51,43

Ир-атлар арасында диск ыргыту буенча финал ярышлары бик драматик рухта узды. Беренче ике ыргытудан соң ѳч метрга якын запас белән Алексей Худяков (57,70) алда барды, ләкин аның тѳп кѳндәше Александр Добренький снарядны 58,18 метрга очырды, шул рәвешле җиңүгә җитди дәгъва белдерде. Худяков үзенә бирелгән мѳмкинлекне уңышсыз башкарды, ләкин хәлиткеч ыргытуда ул кѳндәшен 14 сантиметрга узды һәм алтын медаль яулады.

1500 м га йѳгерү, хатын-кызлар

1. Александра Гуляева (Мәскәү-1) – 4:18,83

2. Анна Петрова (Санкт-Петербург) – 4:19.47

3. Вера Васильева (Мәскәү ѳлкәсе) – 4:23.29

1,5 км га йѳгерүдә Александра Гуляева дистанциянең ахыргы метрларында кѳндәшләрдән җиңүне «тартып алды». 

Big_nalx6493

Биеклеккә сикерү, ир-атлар

1. Михаил Акименко (Мәскәү) - 218

2. Усман Усманов (Башкортстан Республикасы) - 218

3. Нодар Андрюшин (Краснодар крае) - 215

Биеклеккә сикерү буенча ярышларда лидерлар бер-берсенә бер сантиметр да бирешергә теләмәде, һәм нәтиҗәдә җиңүче сикерүләр саны буенча билгеләнде. Михаил Акименкода алар иң азы иде, кѳмеш медальне исә шундый ук нәтиҗә (218 см) күрсәткән Усман Усманов яулады.

1500 м га йѳгерү, ир-атлар

1. Виктор Бахарев (Новосибирск ѳлкәсе) – 3:46.19

2. Сергей Дубровский (Белгород ѳлкәсе) – 3:46.65

3. Антон Козлов (Мәскәү-1) – 3:49.55

Чүкеч ыргыту, хатын-кызлар

1. Ольга Крылова (Мәскәү-1) – 55,19

2. Евгения Тараканова (Мәскәү-1) – 54,31

3. Анна Попова (Санкт-Петербург) – 51,18

Ольга Крылова ышанычлы җиңү яулады, ә менә Евгения Таракановага кѳмеш медаль кѳтмәгәндәрәк эләкте. Беренче биш ыргытуны ул уңышсыз башкарды (максималь результат 49,52), әмма соңгы мѳмкинлектә чүкечне 54 метрга очырды.

4 тапкыр 100 әр метрга эстафета, хатын-кызлар

1. Мәскәү-1 командасы – 45,38

2. Мәскәү-Шәхси командасы – 46,90

3. Брянск ѳлкәсе командасы – 47,47

Юлия Беломестных, Валерия Аникина, Светлана Резванова һәм Кристина Сивкова йѳгергән Мәскәү-1 командасы җиңү яулады. Шунысын да билгеләп үтик,  Сивкова (1997 елгы) йѳгерештә иң яшь катнашучыларның берсе иде. 

Big_nalx7160

4 тапкыр 100 әр метрга эстафета, ир-атлар

1. Мәскәү-1 – 41,18

2. Свердловск ѳлкәсе – 41,91

3. Түбән Новгород ѳлкәсе – 42,76

Мәскәүлеләр ѳчен Евгений Харин, Алексей Кудрявцев, Александр Святобог һәм Рушан Абдулкадеров чапты.

Сѳңге ыргыту, хатын-кызлар

1. Евгения Старыгина (Мәскәү ѳлкәсе) – 55,69

2. Мария Сафонова (Воронеж ѳлкәсе) – 52,68

3. Алина Брилина (Мәскәү) – 51,84

Евгения Старыгина беренче ыргытуда ук алтын медаль алуга җитди дәгъва белдерде һәм ярыш ахырына кадәр беренчелекне югалтмады. 

Big_nalx7121

4 тапкыр 400 әр метрга эстафета, ир-атлар

1. Мәскәү-1 – 3:12.94

2. Татарстан Республикасы – 3:14.53

3. Краснодар крае – 3:14.75

Александр Тягачев, Павел Агафонов, Дмитрий Хасанов һәм Александр Скоробогатько җиңүче булдылар. Татарстан командасы ѳчен Роман Сѳләйманов, Дмитрий Ильин, Артем Арасланов и Далер Сабиров йѳгерде. 

Big_nalx7273

4 тапкыр 100 әр метрга эстафета, хатын-кызлар

1. Свердловск ѳлкәсе – 3:40.40

2. Мәскәү-Шәхси – 3:43.81

3. Мәскәү ѳлкәсе – 3:44.87

Җиңүче команда ѳчен Виктория Хабарова, Анастасия Жданова, Анастасия Конькова һәм Анна Гладких йѳгерде.

Россия беренчелеге Казанда 14 июньнән 16 июньгә кадәр барды.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Sdzfnd9ofd
Первенство России по легкой атлетике завершилось в Казани