2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Универсиадага әзерлек турында FISUга хисап тапшырды

Казан 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданы уздырырга 100% әзер. Бу хакта 30 июньдә, Уеннарга 6 көн кала, шәһәр мэры Илсур Метшин Халыкара студентлар спорты федерациясе Башкарма комитеты утырышында белдерде. Уеннарга әзерлек турында йомгаклау хисабын FISU отеле — "Корстон" кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексында тапшырдылар, бу чарада FISU Президенты Клод Луи-Гальен, бу оешманың беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин да катнашты.

FISU Башкарма комитеты утырышындагы чыгышын башлаганда, Казан мэры Илсур Метшин биш ел элек нәкъ менә Казанга 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарын уздыру хокукын ышанып тапшырганнары өчен оешма җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Шәһәребезнең никадәр үзгәргәнен, һәм иң мөһиме, кешеләребезнең ничек үзгәргәнен сез үз күзләрегез белән дә күргәнсездер һәм тойгансыздыр дип ышанам. Болар барысы да Универсиада аркасында гына мөмкин булды. Хәзер исә мин мондый вакыйганы үзебездә кабул итү мөмкинлеге туганга горурлык хисе генә кичереп калмыйча, инде ике атнадан без биш ел буе әзерләнгән Универсиада тарихка әйләнәчәге аркасында сагыну, борчылу хисе дә тоям. Нәкъ менә без моны булдыра алдык дип еллар узгач та горурлык хисе тояр өчен бар тырышлыкны куячакбыз”, — дип мөрәҗәгать итте FISUга Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы FISU гаиләсенең Казандагы Универсиадага әзерләгән һәркем өчен уртак гаилә булып калачагын билгеләп үтте.

Big_dsc_7436

Казанның Уеннарга әзерлеге турында йомгаклау хисабын аларның генераль директоры Владимир Леонов тәкъдим итте. Ул бишьеллыкның әлеге студентлар Уеннарына киеренке әзерлек исеме астында яуланган төп уңышлары турында сөйләде. Владимир Леонов Уеннарны Универсиада Дирекциясенең биш мең хезмәткәре һәм 20 мең волонтер уздырачагы турында хәбәр итте. Бу вакыйгада 162 ил вәкиле катнашачак, алар Россия Президенты Указына ярашлы рәвештә, илебезгә рәсми  визасыз — махсус аккредитация таныклыгы нигезендә киләчәкләр.

Генераль директор сүзләреннән аңлашылганча, Уеннарда катнашучыларны аккредитацияләү өч үзәктә башкарыла: Халыкара мәгълүмат үзәгендәге төп аккредитация үзәгендә, FISU кунакханәсе — "Корстон"дагы аккредитация үзәгендә, һәм шулай ук “Казан ярминкәсе”ндәге аккредитация һәм кием бирү үзәгендә. Владимир Леонов Универсиада авылына һәм Халыкара мәгълүмат үзәгенә утырыштагыларның аерым игътибарын юнәлтте. Аның сүзләренчә, бу корылмалар Уеннарда катнашучылар һәм аны оештыручылар өчен бик уңайлы һәм функциональ яктан файдалы. “Кичә Универсиада авылындагы спортчыларга һәм аның башка халкына көн саен әзерләнәчәк ризыкларны шәхсән без дә сезнең белән бергә  татып карый алдык. Ресторан турында уңай фикерләрегез өчен рәхмәт, спортчыларда да ул иң уңай тойгылар гына калдырыр дип өметләнәм. Тик шунысын да исегезгә төшереп китәм, бу кайчан да булса Россиядә төзелгән иң зур вакытлы корылма, аның мәйданы 12500 кв.м дан артып китә”.

Big_dsc_7385

Уеннарның генераль директоры сүзләренчә, чара программасындагы барлык сервислар һәм объектлар «Универсиаданың 4 көне» өйрәнүләре кысаларында сынау узган. “Әлеге өйрәнүләр безнең Уеннарга әзер икәнлегебезне күрсәтте”, — дип хәбәр итте Владимир Леонов.

Халыкара, Россия һәм региональ массакүләм матбугат чараларыннан 1200 дән артык вәкил Уеннарны яктырту өчен аккредитацияләнгән, һәм шуның кадәр үк хезмәткәр Универсиаданың телетрансляцияләрен тәэмин итәчәк. ММЧ өчен күрсәтеләчәк сервисларның тулы спектры, шул исәптән каршы алу, озату, транспорт хезмәте күрсәтү, эш урыннарын җиһазлау аккредитацияләнгән барлык ММЧ өчен дә бердәй дәрәҗәдә. Владимир Леонов сөйләгәнчә, Уеннарда катнашучылар Россия халыкларының бай традицияләрен һәм Татарстан милли мәдәниятен Универсиада Паркында гына түгел, ә милли бәйрәмебез Сабантуйда да күрә алачак, моның өчен ул махсус Уеннар вакытына күчерелгән.

Чыгышының ахырында Универсиаданың генераль директоры “Команда-2013”нең дулкынлану һәм иҗади күтәренкелек хисләре кичереп, инде эшкә керешкәнлеген билгеләп китте. “Россиядәге эре спорт вакыйгалары тезмәсен нәкъ менә без башлап җибәрәбез. Бу безнең өчен зур чакыру, сынау, һәм без чараларны ничек уздыра белүебезне, үзебезнең һәм калабызның никадәр үзгәргәнлеген күрсәтергә телибез. Ярдәмегез өчен рәхмәт, Уеннарны тарихта иң яхшысы итү өчен, без мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез”, — дип белдерде Владимир Леонов.

FISU Башкарма комитеты әгъзалары Казанның Уеннарга әзерлеген югары бәяләделәр,  оештыручыларга уңышлар һәм көч-куәт теләделәр.

Искә төшереп китик, 2013 елгы Универсиада 6 июльдә ачыла. Шуңа да карамастан тәүге ярышлар 5 июльдә үк башланачак. 162 ил спортчылары 27 спорт төрендә 351 комплект медаль өчен көч сынашачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты