2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия һәм Украина волейболчылары дуслык матчын уздырды

Волейбол турнирын рәсми рәвештә башлау алдыннан мәйданга Шеньчженьдә узган студентлар Уеннары финалистлары чыкты.

Россия җыелма командасы волейболчылары Украина командасы белән үткән дуслык матчында җиңү яулады. Очрашу чәршәмбе көнне Казанның “Санкт-Петербург” волейбол сараенда үтте һәм 3-1 исәбе (23:25, 25:20, 25:23, 25:17) белән Сергей Шляпников командасы файдасына тәмамланды.

Матчтан соң Украина командасы тренеры Сергей Скрипка үз уенчыларына көч җитеп бетмәвен искәртеп үтте. “Без иртәнге 6 да килдек кенә, яхшылап ял итмичә, тренировкасыз инде кич белән көчле көндәшкә каршы тулы матч уйнадык. Көрәштек, дияргә дә була. Монда без үзебезнең йомшак урыннарыбызны күрдек, алар өстендә эшләрбез. Тулаем алганда, мин уеннан канәгать, - диде Скрипка. – Бу уеннарда безнең бурычыбыз – Россияне финалда җиңү. Безнең элеккеге җыелма командадан 3 кенә уенчы калса, Россиядә берәү дә юк. Ветераннарга һәм Россия чемпионатында уйнаучыларга өмет баглыйбыз. Яшьләр яхшы, уйнарга була”.

Төркемдәге көндәшләре арасында Украина командасы тренеры Латвия командасын аерып күрсәтте. “Бу команда шаккаттырырга бик сәләтле. Ике ел элек безнең команданы да санга сукмаганнар иде, быел Латвия белән дә шулай булырга мөмкин. Таиланд – лаеклы команда, - дип дәвам итте Скрипка. – Алар АКШ командасын оттылар һәм Кытайда иң яхшы сигезлеккә керделәр. Япония белән дә уйнарга була. Төркем, әлбәттә, “үлем зонасы” түгел, әмма командалар тигез һәм аларның шанслары да бердәй. Уеннарның нәтиҗәсен тәгаенләү авыр. Барысы да беренче матчлардан тора”.

Россия җыелмасының  арадашчы уенчысы Дмитрий Ковалев  команданың беренче партиядә оттыруын үз хаталарына бәйләп аңлатты. “Әле уен тәмамланмаган, кайбер моментлар белән эшләү мөмкинлеге бар”, - дип белдерде волейболчы. Үз физик әзерлеген ул 70% белән бәяләде. “Рәсми уеннарга 100% булачак“, дип өстәде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты